Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Аллергия «чәчәк аткан» чорда нишләргә?

Көзен һәм кышын сау-сәламәт кенә йөргән кеше, язгы-җәйге айлар җитеп, үсемлекләр чәчәк ата башлагач, авырып китәргә мөмкин

 

Аллергиясе булган кешеләр җәйге чорда тәмам авыруга сабыша – ютәлли, төчкерә башлый, күзләре кызара, кычыта һәм яшьләнә, борыннары тыгыла, тәннәре кызыша.

Карап торуга ул салкын тиюне яки гриппны хәтерләтә. Чәчәк ату чоры узып киткәч, аллергия акрынлап бетә. Кайбер кешеләр җир җиләге дә ашый алмый. Ул аларга аллергия бирә.

Белгечләр әйтүенчә, бронхиаль астма да аллергиянең бер төре санала. Астмалы кешеләргә аеруча авыр. Аларның тыны кысыла, суларга һава җитми. Җәйге чорда бал кортына аллергия булган кешеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә. Корт чакканнан соң тиз арада медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше хәтта үләргә дә мөмкин.

Галимнәр аллергиянең сәбәбе – аллерген дигән фикергә килгәннәр. Ул – кешене аллергия хәленә китерә торган матдә. Әлеге матдәләр һавада, җирдә, гөл-чәчәкләрдә, кием-салымда, түшәк-мендәрдәге мамыкта, төрле хайван йонында, хәтта азыкта да очрый. Микроскоп аша гына күренә торган күпсанлы микроблар һәм вируслар, кайбер бөҗәкләрнең бүлендекләре дә, төрле химик матдәләр, әйтик, бензин, бензол, буяулар да аллерген була ала. Аллерген кеше организмына азык белән, сулыш юллары аша һәм тире аркылы керә. Кайбер аллергеннар организмга дарулар белән дә эләгә. Аллергия авыруы иммунитетка нык бәйле. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, шәхси гигиена таләпләрен үтәү әлеге авырудан саклану чаралары булып тора.

Кайбер кешеләрдә аллергия авыруы нәселдән килүен дә ачыклаган табиблар. Әгәр аллергияле гаиләдә бала туа икән, әти-әниләр читтән аллергеннар керттермәү өчен саклык чараларын күрергә тиешләр. Мондый гаиләләрдә эт, песи тотарга ярамый.

Аллергиядән сакланырга, организмны савыктырырга халык медицинасы да ярдәмгә килә. Әгәр тәнгә аллергия чыга икән, ромашка, эт тигәнәге сулары белән юынуның файдасы тия. Иң мөһиме – аллергеннар белән очрашмаска тырышырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса