Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт күп профильле хастаханәсе «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсында билгеләп үтелде

Тантаналы чара «Казан Экспо» мәйданчыгында Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Әлмәт күп профильле хастаханәсе "Ел табибы – Ак чәчәкләр" республика конкурсында билгеләп үтелде

Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе «елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы лауреаты булды. Тантаналы чара «Казан Экспо»  мәйданчыгында Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган конкурс медицина хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә ярдәм итүгә һәм стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп, «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе кебек чараларны үткәрү күркәм традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте.

"Бу бик матур һәм дөрес бәйрәм. Сәламәтлегебезне кайгыртучы табибларга һәрвакытта да рәхмәт әйтә алмыйбыз. Син сәламәт чакта бу турыда уйламыйсың, әмма проблема килеп чыгу белән, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләне искә аласың, ә аннары шундук безнең докторларга мөрәҗәгать итәсең. Сезнең эш - җаваплы, катлаулы, авыр, ләкин бик кирәкле. Хезмәтегез өчен барлык коллективларга рәхмәт сүзләремне һәм котлауларымны җиткерәсем килә".

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса