Әлмәтлеләрне СПИД үзәккә ачык ишекләр көненә чакыралар
Теләгән һәркем бушлай аноним экспресс-тест уза ала.
Әлмәтлеләрне СПИД үзәкнең ачык ишекләр көненә чакыралар
18 май - бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча ул ел саен, майның һәр өченче якшәмбесендә үткәрелә.
16 майда хәтер көне алдыннан Әлмәтнең СПИД үзәгендә ачык ишекләр көне узачак. Үзәк Түбән Мактама, Промышленная ур., 1а адресы буенча урнашкан.
8.00 – 15.40 сәгатьтә теләге булган һәркемнең ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест узу һәм белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia