Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Геморрагик бизгәк - җитди авыру

Әлмәт җирлегендә инфекциянең төп таратучылары - җирән кыр һәм урман тычканнары.

Язын гадәттәгечә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы йоктыручылар арта, чөнки кешеләр күбрәк паркларда йөри башлый, табигатькә чыга, өмәләрдә катнаша, дача сезонын ача.

Еш кына кеше тычкан бизгәген вирус белән зарарланган тузан сулаганда, шулай ук кимерүчеләр пычраткан су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда йоктыра. Авыру күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, бакча һәм бакча кишәрлекләрендә эш иткәндә, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыю өчен урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә килеп чыга.

- Зарарлану мизгеленнән алып авыру башланырга кадәрге чорда 7 — 25 көн, уртача 17 көн, сирәк очракларда 40 көн тәшкил итә. Авыруның тән температурасы 38-40° ка кадәр күтәрелә, калтырау, кискен баш авырту, мускулларда авырту башлана. Йөзнең, муенның өске яртысындагы гиперемия (кызыллану) күзәтелә. Күзләр кызара, күз күреме начарая. Башлангыч чорда геморрагик бизгәкне грипп белән бик еш бутыйлар. Кайбер очракларда борыннан кан китә, бәвелдә кан барлыкка килә. Авырулар корсактагы һәм бил өлкәсендә авыртуларга зарлана. Сидек күләме кискен кими, авыр очракларда сидек бүлеп чыгару тулысынча туктый. Клиник күренешләрнең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручыларны дәвалау хастаханә шартларында башкарылырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип кисәтә үзәк район хастаханәсе табиблары.

Зарарлануны кисәтү максатларында профилактик чаралар уздыруны тәэмин итү зарур. Урманга баргач, савыт-сабаны үләнгә, агач төпләренә куярга ярамый, бу максатлар өчен клеенка кулланырга кирәк. Язгы сезон башланыр алдыннан дача биналарын дезинфекция чаралары кулланып хлор кушылган эремә белән яхшылап юарга киңәш ителә. Бакча, ярдәмче биналарны, гаражларны, базларны җыештырганда 4 катлы бәйләвеч марля һәм резин перчаткалар кияргә кирәк. Чирне йоктырмас өчен ишегалдындагы тычкан, күсе ияләшә торган урыннарны даими тазартырга, аеруча чүплекләрдән котылырга кирәк. Агу куеп та кимерүчеләрдән котылырга мөмкин. Тычканнар бигрәк тә кеше яшәмәгән биналарны, ышык урыннарны сайлый. Шуңа да озак вакыт ябык торган биналарны, ишекләрен ачып куеп, озаклап җилләтү, урын-җир әйберләрен исә 3-5 сәгать дәвамында кояшта киптерү зарур. Берүк, үзегезне саклагыз. Сәламәт булыйк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса