Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр тонометрларын тикшертә ала

Акциядә катнашу бушлай.

4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Росстандарт «Ышан! Сәламәт бул!» бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акция уздыра. Әлмәттә акция Герцен урамы, 86 адресы буенча уза. 

Артериаль басым кеше сәламәтлеге торышының төп күрсәткечләренең берсе булып тора, ә тонометр йөрәк-кан тамырлары системасының реаль картинасын ачыкларга ярдәм итә. Акция көннәрендә Татарстан республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре кан басымының көнкүреш тонометрлары параметрларын бушлай тикшерәчәкләр.

Игътибар! Беләзек тонометрлардан тыш, барлык төр тонометрларны (автоматик, ярымавтоматик, механик, терекөмешле) тикшерү үткәреләчәк.

Акция бушлай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса