Әлмәттә перинаталь үзәк төзелешен хупладылар
Медицина учреждениесендә республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәкләр.
Татарстанда рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың инвестицион советы утырышы уздырылды. Аның вакытында берничә проектны карадылар. Әлмәттә перинаталь үзәк төзү проекты хуплау тапты.
Татарстан башлыгы матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, медицина учреждениесе республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә бердәм хезмәт күрсәтү үзәге булачак. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, проект социаль юнәлештә.
– Әлмәт-безнең нефть башкаласы, шәһәр үсәргә тиеш, - дип йомгаклады рәис.
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа