Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Вакциналаштыру узу мөһим

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакцинация ел саен 3 миллионнан артык кешенең гомерен саклап кала һәм миллионлаган кешене җитди авырулардан һәм гомерлек инвалидлыктан коткара.

Профилактик прививка - кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен күрелә торган мөһим чараларның берсе. Белгечләр сүзләренчә, балачакта алынган прививкалар, күпчелек очракта, аерым инфекцияләргә каршы иммунитетның нигезен тәшкил итә.

Прививкаларның әһәмияте шунда ки, кеше аларны кузгатучылар белән элемтәгә кергәнче бу - авырулардан саклануның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы.  Вакциналаштыру кайбер йогышлы авыруларга тотрыклылык булдыру өчен организмның табигый саклану механизмнарын эшкә җигеп, иммун системасына көч бирә. 

Россиядә вакцинация РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 06.12.2021 № 1122н боерыгы белән расланган профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә үткәрелә.

Хәзерге вакытта аңа түбәндәгеләр керә:

- балаларга тумыштан алып 18 яшькә кадәр һәм аннан соң гомер дәвамында куела торган 12 инфекциядән профилактик прививкалар (В гепатиты, пневмококк, полиомиелит, туберкулез, дифтерия, бума ютәл (коклюш), йогышлы тартышу (столбняк), гемофиль инфекция, кызамык, кызылча, паротит, грипп);

- эпидемик күрсәткечләр буенча куела торган 24 инфекциядән профилактик прививкалар. Алар арасында себер түләмәсе, холера, сары бизгәк һәм башкалар кебек куркыныч авырулар бар.

Милли календарь кысаларында һәр олы кеше бушлай дифтерия, йогышлы тартышу (аларга каршы 10 ел саен прививка ясатырга кирәк), грипп, В гепатиты (18 яшьтән 55 яшькә кадәр), кызылча (18-25 яшьтә), кызамык (55 яшькә кадәр - авырмаганнар, прививка ясатмаганнар һәм кызамыкка каршы профилактик прививкалар турында белешмәләре булмаганнар) кебек инфекцияләргә каршы прививкалар ясата ала.

Хәзерге вакциналар, алдагы буыннан аермалы буларак, организмда тискәре реакцияләр тудырмый диярлек. Ләкин каршы күрсәтмәләр турында да онытмаска кирәк. Моның өчен табиб белән киңәшләшү зарур.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса