Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Алдан ачыкласаң хәерлерәк

Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, авыруны иртә стадияләрдә диагностикалау һәм вакытында дәвалау - озак һәм бәхетле тормыш нигезе.

 

Диспансерлаштыру - сәламәтлекне саклау һәм аның белән бәйле проблемаларны кисәтү өчен иң мөһим адымнарның берсе. Диспансерлаштырганда җитди авырулар ачыклана: беренче чиратта яман шеш яки йөрәк-кан тамырлары авырулары, шулай ук шикәр авыруы.

Тикшеренүләр организмның гомуми торышын бәяләргә, кешенең төрле органнары авыруларын, шулай ук аларның үсешенә китергән факторларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш диспансерлаштыру чарасының төп өстенлеге - онкологик авыруларның әле билгеләре сизелмәгәндә ачыклау мөмкинлеге. Моңа җаваплы карарга кирәк, чөнки нәкъ менә бу тикшерүләр вакытында хатын-кызларның күкрәкләрендә ниндидер шешләрне, төерләрне сизеп алып була.

Диспансерлаштыруны ничә тапкыр үтәргә була? Табиблар сүзләренчә, организмны даими рәвештә тикшертеп торырга кирәк. Гадәттә аны 18-39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә. 2025 елда 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001, 2004, 2007 елларда туган кешеләрнең диспансерлаштыру узу чираты. Бу чара ике этапта үткәрелә. Беренчесе гражданнарда хроник инфекцияле булмаган чир билгеләрен ачыклау максатында, ә икенчесе өстәмә тикшерүләр һәм чирнең диагнозын билгеләү өчен табиб-белгечләр тарафыннан караулар буларак оештырыла.

Диспансерлаштыруны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып яки паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килеп үтәргә була. Шулай ук торак пунктларга күчмә диспансерлаштыруны оештыру да гамәлдә.

Сәламәтлек - һәркайсыбыз өчен дә зур байлык. Әгәр сез озак һәм сәламәт яшәргә телисез икән, үз сәламәтлегегезне кайгыртырга онытмагыз, ел саен профилактик тикшерүләр узыгыз.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса