Әлмәт кардиохирурглары йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен яңа технологияләр үзләштерде
Яңа методлар ярдәмендә инде ике операция уңышлы башкарылган.
Әлмәт кардиохирурглары йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен яңа миниинвазив технологияләр үзләштерделәр. Әлмәт күп профильле хастаханәсе базасында MIDCAB һәм MICSCAB техникаларын кулланып аорто-коронар шунтирование операцияләре буенча мастер-класс узды, дип хәбәр ителә медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә.
Казан һәм Әлмәт кардиохирургларының уртак бригадасы ике операцияне уңышлы башкарды. Пациентлар алга таба дәвалану өчен кардиохирургия бүлегенә күчерелгән һәм тернәкләнгәннән соң чыгарылачак.
Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia