Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында ике яңа медицина учреждениесе төзеләчәк

15 учреждениене капиталь ремонт көтә.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел Иске Суркино авылында ФАП, ә шәһәрдә гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк. Яңа объектларны "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проекты буенча "Озак һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында төзиячәкләр.

Моннан тыш, 15 учреждениене капиталь ремонт көтә. Алар арасында ФАПлар, гомуми практика табиблары бүлекчәләре, районның берничә авылындагы участок хастаханәсе бар. Шулай ук 21 фельдшер-акушерлык пунктында сөт кухняларына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Анда җиһазларны яңартырга, кайбер урыннарда тәрәзәләрне алыштырырга һәм эчке бизәлешне яңартырга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса