Әлмәттә егылып, тәүлегенә 25 кеше имгәнә
Зыян күрүчеләр тагын да күбрәк.
Күп профильле хастаханәнең травматология бүлеге мөдире Виталий Михайлов мәгълүматы буенча, көн саен бу медицина учреждениесенә медицина ярдәме сорап, якынча 25 кеше мөрәҗәгать итә.
Ел башыннан 50дән артык пациентны хастаханәгә салганнар, 30га якын кешегә операция ясаганнар. Аларның яртысы бозлавык аркасында җәрәхәтләнгән. Кайберләре егылганнан соң баш сөяге-ми җәрәхәте белән нейрохирургия бүлегенә эләккән.
Егылуларны булдырмас өчен, медик боз өстендә шуыша торган хәрәкәтләр белән хәрәкәт итәргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа