Әлмәттә «Кызыл тасма» акциясе узды
ВИЧ глобаль җәмәгать сәламәтлеген саклауның төп проблемаларының берсе булып кала бирә.
Бүгенге көндә бу вирус 40 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән һәм инфекция йоктыру бөтен дөньяда дәвам итә.
Ел башыннан бирле Әлмәт районында ВИЧ йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган, беренче яртыеллык азагына район 30 яңа кеше турында статистика белән килә. Узган ел шул ук вакыт аралыгында бу сан бераз күбрәк иде – 34. Хәзер СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында 1 279 пациент исәптә тора. Авыруны күпчелек җенси юл белән йоктыра, аңа барлык яңа очракларның 79,6% туры килә.
2 декабрьдә Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе узды. Хастаханә хезмәткәрләре поликлиникага килүчеләргә кызыл тасма һәм белешмәләр тапшырды. Кызыл тасма СПИДка каршы көрәш символы булып тора. Ул кызгануны, ярдәмне һәм киләчәккә СПИДсыз өметне гәүдәләндерә. Акциянең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү һәм ВИЧ тапшыру юллары һәм ВИЧлы кешеләргә толерант мөнәсәбәт турында практик киңәшләр бирү.
Фото: Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа