Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә тернәкләндерү өчен ике яңа аппарат алдылар

Аларны «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сатып алганнар.

 Шәһәребезнең үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә тернәкләндерү өчен ике яңа аппарат барлыкка килде. Бүлек мөдире һәм табиб-реабилитолог Нурия Усманова аларның берсенең роботлаштырылган системасы ярдәмендә хәтта бик авыр пациентларда да йөрү функциясен торгызырга мөмкин, дип сөйләде. Бу аппаратны аяк һәм умыртка сөяге җәрәхәтләреннән соң, инсульт, неврологик патология, мускул атрофиясе, Паркинсон авыруы, церебраль паралич һәм башка бик күп авырулардан соң кулланалар. Шул ук вакытта пациент үзенең хәрәкәтләрен экранда күзәтә ала. Кешенең мие үз тәнен динамикада "күрә" кебек һәм бу күнекмәне яхшырак терки. Шулай ук авыруга өстәмә чынбарлык эффектын да тоташтырырга мөмкиннәр. Ул вакытта ул тернәкләндерү узачак, компьютер уены уйнаячак.

Икенче аппарат - транскраниаль магнит стимуляциясе. Ул инвазив түгел, куркынычсыз һәм нәтиҗәле рәвештә баш миен стимуллаштыра. Аны мигрень, депрессия, алкоголь һәм никотинга бәйлелек, инсульт нәтиҗәләрен дәвалаганда кулланалар. Тәннең башка өлешләренә йогынты ясау хроник авыртулардан коткара.

 "Без андый аппаратлар турында хыялланмадык та",– дип уртаклашты реабилитолог-табиб Әхъяр Галиев. 

Аппаратлардан табиб юлламасы буенча хастаханәнең барлык пациентлары файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса