Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

10 ноябрьгә кадәр Әлмәт муниципаль районында күчмә диспансеризация үткәреләчәк

3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Түбән Мактама бистәсендә күчмә диспансеризация үткәрелә.

Мобиль поликлиника, шулай ук флюорография һәм маммография үткәрү өчен мобиль комплекслар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Диспансеризацияне Әлмәт районының 2 нче номерлы шәһәр поликлиникасына беркетелгәннәр уза.

Диспансерлаштыруга терапевт консультациясе, канның гомуми анализы, глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерү, ЭКГ, флюорография һәм башка анализлар керә. Диспансеризация беркетелгән гражданнар өчен алдан язылу буенча башкарыла, әмма күп кеше булмаса, процедураны язылмыйча да үтәргә мөмкин. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса