Грипптан вакцина – нәтиҗәле чара
Һәр елны көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясатырга тәкъдим итәләр.
Прививка халыкны йогышлы вируслы инфекция йоктырудан саклап кала, дип белдерә табиблар.
Инфекциянең бердәнбер чыганагы һәм таратучысы – авыру кеше. Грипп та, салкын тию дә төрле вируслар белән кузгатыла. Вирус сулыш алу системасына: борын, бугаз, бронхларга һәм үпкәләргә тигәндә, грипп үсеш ала. Салкын тию вирусы, гадәттә, өске сулыш юлларына гына: борын һәм бугазга тия. Тулаем алганда, грипп симптомнары салкын тию симптомнарына караганда күпкә авыррак була.
Грипп вирусы үпкәләргә тияргә һәм пневмония кебек җитди инфекциягә әйләнергә мөмкин. Әгәр грипп пневмониягә әйләнсә, авыру госпитализацияләүгә мохтаҗ була, ә пневмония авыруы хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Иммун системалары түбән булганнарга – өлкәннәр, йөкле хатыннар, сабыйлар һәм хроник авырулы кешеләргә игътибар аеруча зур булырга тиеш.
Әлмәт табиблары гриппка каршы прививканы иң яхшысы октябрь-ноябрьдә, эпидемия әле башланмаган чорда ясарга киңәш итәләр. Иммунитет якынча 2 атна дәвамында эшләп чыгарыла. Шулай ук организмның саклану көчен арттыру турында да онытырга ярамый: физик күнегүләр ясарга, дөрес тукланырга, вакытында һәм җитәрлек ял итәргә, витаминлы-минераль комплекслар кабул итәргә кирәк.
Статистикага күз салсак, Әлмәт районында 2023 елда гриппка каршы прививкалар ясау кампаниясе барышында халыкның 49,7% ы прививка ясаткан булган. 2024 елның көзендә исә 124 717 кешегә (халыкның 63,1% ына) гриппка каршы прививка ясату планлаштырылганлыгы мәгълүм. Шәһәр һәм районның медицина учреждениеләре халыкны гриппка каршы иммунизацияләү эшен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта барлык медицина учреждениеләре дә «Совигрипп», «Флтрикс-квадри», «Флю-м» кебек вакциналар белән тәэмин ителгән. Яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итеп, гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин. Моннан тыш прививка бригадалары заявка буенча предприятие-оешмаларга да чыгалар.
Шулай да көтмәгәндә грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә соң? Табиблар авыручыларга иң беренче чиратта урамга чыкмаска, өйдә калырга киңәш итәләр. Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәскә, тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттәгедән күбрәк су эчәргә (чәй, морс, компот, сок) кирәк. Исегездә тотыгыз: гриппны аяк өсте үткәрергә ярамый. Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
- Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз. Бүгенге көндә даруханәләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз. Үзебезнең сәламәтлекне кайгыртыйк, исән-сау булыйк, - дигән киңәшләрен бирә үзәк район хастаханәсе табиблары.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа