Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары биеклектән егылып төшкән пациентны коткарган

Ир-атның дәвалану вакытында күрүе кинәт начарлана, баш авыртуы барлыкка килә.

Әлмәт табиблары сирәк кан тамырлары патологиясе булган пациентны коткарды. Күппрофильле хастаханәгә Лениногорск үзәк хастаханәсеннән 53 яшьлек ир-ат килгән. Ул биеклектән егылганнан соң авыр хәлдә була. Табиблар баш миенең авыр дәрәҗәдәге имгәнүен ачыклый.

 «Реанимация һәм нейрохирургия бүлекләре шартларында уздырылган дәвалану вакытында авыруның хәле акрынлап яхшырды. Ул үзен шактый яхшырак хис итте. Ләкин җәрәхәт алганнан соң 20 көн узгач пациентның күрү сәләте кискен начарлана,  баш авыртуы һәм параорбиталь өлкәләрнең йомшак тукымалары шешенә», - ди табиблар.

Авыруга баш мие кан тамырлары контрасты белән мультиспираль компьютер томографиясе уздырганнар. 

«Баш миенең бу сирәк кан тамырлары патологиясебаш миен кан белән тәэмин итүнең җитәрлек булмавына китерә. Күзләрдә һәм баш миендә  веноз агымы бозыла», - дип аңлата табиблар.

Хирурглар эшеннән соң пациентның баш авыртулары шундук юкка чыкты, параорбиталь шешүләр кимеде һәм күрү сәләте яхшырды, дип билгели табиблар. Операциядән соң икенче көнне үк ир-ат йөри башлады һәм хәле шактый яхшыруын билгеләде, дип хәбәр итә Әлмәт күп профильле хастаханә матбугат хезмәте.

Фото: vk.com/almetmmb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса