Әлмәт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансерлаштыру дәвам итә
Алдан ачыкласаң хәерлерәк
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Илдар Рәхимуллин хәбәр иткәнчә, бу аеруча җитди чара һәм ул кешенең гомуми сәламәтлеген бәяләү һәм авыруны башлангыч чорында ачыклау һәм профилактикалау максатыннан үткәрелә.
– Район хастаханәсе өчен иң мөһим һәм өстенлекле бурычларның берсе булып шәһәр һәм район халкы өчен диспансерлаштыруны оештыру һәм уздыру тора. Бүгенге көндә үзәк хастаханә 84 891 кешегә хезмәт күрсәтә. Амбулатор ярдәмне 1 нче һәм 2 нче поликлиникаларда, 3 гомуми практика табибы үзәгендә, 2 участок хастаханәсендә, Габдрахман, Елховой, Кәләй, Ямаш, Яңа Кәшер, Габдрахман амбулаторияләрендә һәм 50 ләп ФАПта алырга була. Стационарга килгәндә, ул медицина хезмәтләренең киң спектрын үз эченә ала һәм аңа хирургия, кардиология, неврология һәм башка юнәлешләр керә. Ул поликлиника һәм стационар каршында тәүлек дәвамында һәм көндез дәвалану өчен койка урыннарын да күз алдында тота, - дип искә төшереп узды Илдар Максут улы.
Яшерен-батырын түгел, диспансерлаштыру чарасына күпләр бармак аша гына карый. Ир-атларны, аеруча урта яшьләрдәгеләрне, медицина күзәтүе уздырту аеруча кыен. Алар, гомумән, «белмәвең хәерлерәк» принцибыннан чыгып эш итәләр. Ә бит югыйсә инфаркт һәм инсульт авырулары нәкъ менә шул 50 һәм аннан да өстәрәк яшьтә булган ир-атларда ешрак күзәтелә. Баш табиб вазифаларын башкаручы шуңа да басым ясап узды.
Диспансерлаштыру ул даими төстә халыкны медицина тикшерүе, инвалидлык һәм вакытсыз үлемнәр сәбәбе булып торучы төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм үзвакытында дәвалау максаты белән үткәрелә дә. Барыннан да бигрәк бу кан әйләнеше системасы авыруларына, яман шеш, шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авыруларына кагыла. Илебез халкы үлеменең 78 проценты шушы авырулар өлешенә туры килә. Моннан тыш, диспансерлаштыру куркыныч авыруларга китерүче төп факторларны ачыклау һәм үзгәртүгә дә юнәлтелгән. Аларга артериаль кан басымы, канда холестерин һәм глюкозаның югары булуы, шулай ук тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, симерү керә.
Диспансерлаштыруны ничә тапкыр үтәргә кирәк соң? Табиблар гомумән организмны даими рәвештә тикшертеп торырга киңәш бирәләр. Гадәттә диспансерлаштыруны 18-39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә. 2024 елда 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда туган кешеләрнең диспансерлаштыру узу чираты. Әлеге чара ике этапта уздырылып, беренчесе гражданнарда хроник инфекцияле булмаган чир билгеләрен ачыклау максатында, ә икенчесе өстәмә тикшерүләр һәм чирнең диагнозын билгеләү өчен табиб-белгечләр тарафыннан караулар буларак оештырыла. Диспансерлаштыру юнәлешендә агымдагы елдан үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер С гепатитына антитәнчекләр өчен скрининглар өстәлде, алар 25 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ун елга бер тапкыр үткәреләчәк. Шулай ук 2024 елдан диспансерлаштыру барышында репродуктив сәламәтлекне тикшерәләр. Агымдагы елда дәүләт гарантияләре программасында яңа юнәлеш – медицина-психологик консультацияләр барлыкка килде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, йөкле һәм бала тапкан хатын-кызларга аеруча зур игътибар бирелә. Диспансерлаштыруны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып яки паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килеп үтәргә була. Моннан тыш торак пунктларга күчмә диспансерлаштыруны оештыру да гамәлдә. Эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру өчен 1 көнгә түләүле эштән азат итү дә каралган әле. Хөрмәтле әлмәтлеләр, сәламәтлегегезгә, аеруча көзге чорда, ныграк игътибар итсәгез һәм диспансерлаштыруны вакытында узарга онытмасагыз иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа