Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек сагында

Онкологиягә каршы көрәш һәм ФАПлар төзелеше

Биш ел элек гамәлгә куелган «Сәламәтлек саклау» милли проекты 2024 ел азагында тәмамланачак
Татарстанда әлеге проектның иң уңай нәтиҗәсе булып кешеләрнең гомер озынлыгы арту тора. Соңгы еллар республикабызда медицина хезмәте күрсәтү өлкәсе өчен шактый зур әһәмияткә ия. Программаны тормышка ашыру дәүләт медицинасы хезмәтенә үзгәрешләр кертте, хезмәт күрсәтү сыйфаты камилләште, татарстанлылар өчен уңайлыракка әйләнде. 

Рейтингта беренче урын
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада уртача гомер озынлыгы 75 ел тәшкил итә. Һәм бу – Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч! Милли проект гамәлдә булган вакыт эчендә беренчел звеноны камилләштерү буенча чараларга 2,12 млрд сум акча тотылды, планлаштырылган эшләрнең 57 проценты үтәлде, аларга 29 яңа объект төзелеше һәм 105 гамәлдәге бинага капиталь ремонт керә. Моннан тыш, 8804 берәмлек медицина җиһазы яңартылды, 5044 берәмлек кайтарылды һәм урнаштырылды. 2024 ел дәвамында 2 поликлиника, гомуми практика табибы офисы, 26 ФАП төзелде, 84 объектта капиталь ремонт үткәрелде, 2 автомобиль сатып алынды.

Яңа ФАПлар төзелә
Милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районында медицина инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкарылды. Биш елга якын вакыт эчендә 7 яңа сәламәтлек саклау объекты төзелде һәм 10 ысы ремонтланды. Быел Нагорное, Салкын Алан, Иске Михайловка авылларында ФАПларга капиталь ремонт ясалды. Ямаши авылында табиблык амбулаториясе ремонтлана. Дальняя Ивановкада ФАП төзелеп куллануга тапшыруга әзерләнә, ул якындагы өч авыл - Дальняя Ивановка, Багряж-Никольск һәм Кече Багряжда яшәүче 257 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу район үзәгеннән ерак урнашкан авыл кешеләренә диспансеризация, вакцинация һәм ЭКГ-тикшеренү үтүне һәм медицина хезмәте күрсәтүне уңайлы итәчәк һәм сыйфатын яхшыртачак. Үзәк район хастаханәсенең терапия корпусына капиталь ремонт төгәлләнү стадиясенә якынлаша. Эшләр икенче катта бара, дүрттән бер өлеше ремонтланган инде. Тиздән белгечләр җиһазларны монтажлауга керешәчәкләр. Подрядчы төп эш күләме август ахырына кадәр бетәргә тиеш дип ышандыра.

Яман чиргә каршы көрәш дәвам итә
Онкология авыруларын ачыклау һәм дәвалау «Сәламәтлек саклау» милли проектының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Министрлык мәгълүматларына караганда, республикада онкологик ярдәм инфраструктурасы зур темплар белән үсә – үзәкләштерү бара, амбулатор онкология ярдәме үзәкләре махсус медицина ярдәмен пациентларга якынайта һәм уңайлырак итәргә тырыша. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2024 елның беренче яртысында республикада яман шеш авыруларының 1008 яңа очрагы ачыкланды, шуларның 791 е – башлангыч стадиядә. Әлмәт районында исә беренче һәм икенче стадиядә ачыкланган яман шеш авырулары өлеше 70 процент тәшкил итә.
Татарстанда авыруларны диагностикалауга һәм иртә стадияләрдә ачыклауга зур игътибар бирелә. Бу уңайдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында үткәрелә торган диспансерлаштыруның гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтмичә булмый.

2024 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада яшәүче 1,2 млн кешене диспансеризациягә җәлеп итәргә планлаштыра. Бу уңайдан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин болай ди: «Профилактик медицина – ул барыннан да элек беренчел звено: поликлиникалар, участок табиблары һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары эше. Безнең төп бурыч – җитди авырулар килеп чыгу куркынычын иртә стадияләрдә ачыклау. Үзвакытында диспансерлаштыру кешеләргә якындагы 20 ел дәвамында сәламәт тормыш вәгъдә итәргә мөмкин».

Мобиль комплекслар авылда яшәүчеләр өчен кулай
Ераграк авылларда медицина тикшерүе уздыру мөмкинлеге булсын өчен үтүчәнлеге югары булган автомобильләр базасында эшләнгән биш мобиль поликлиниканың һәм терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары белән җиһазландырылган, күчерелмә диагностика, лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән җиде күчмә медицина комплексының планлы эше медицина ярдәмен уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә. Мобиль поликлиникалар республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлешләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәләр. Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык стандартлары нигезендә җиһазландырылган. Милли проектны гамәлгә ашыру барышында алар Татарстанның 23 районында булып, 106 торак пунктта яшәүчеләрне кабул иттеләр. Табиблар 27127 кешене тикшерде һәм аларның 11,3 %ында авырулар барлыгын ачыклады. 23 районга бардылар. Аларның эшчәнлеге участок табибларында һәм гомуми практика табибларында хроник авырулар белән диспансер күзәтүендә булган гражданнарга консультация бирүне күздә тота. Районнарга республика клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр шифаханәсе, Яр Чаллы шәһәренең 5 нче шифаханәсе белгечләре һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары бригадасы чыга. Күчмә медицина комплекслары 20695 тикшерү үткәрде, шулардан 12889 ы – флюорографик, 7806 сы – маммографик тикшерү.
Махсуслаштырылган медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруда санавиацияне үстерү зур роль уйный. Татарстанда медицина вертолетлары көненә өч-дүрт очыш ясый һәм табиблар юлда үткәргән вакытны ике-өч тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирә. 2024 елның беренче яртысында республикада санитария авиациясе 186 очыш башкарган, 98 кеше эвакуацияләнгән.

Яңа милли проект башлаган эшне дәвам итәчәк
2024 елның декабрендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты тәмамланачак, һәм аңа алмашка яңа программа – «Озын һәм актив гомер» милли проекты килергә тиеш, ул алдагысының тагын да камилләшүен һәм киңәюен күздә тота. «Озын һәм актив гомер» унбер федераль юнәлешне үз эченә ала, алар сәламәтлек саклауның беренчел звенодан башлап тернәкләндерүгә һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кадәр барлык аспектларын колачлый.

Проектның төп максаты - Россия гражданнарының уртача гомер озынлыгын 2030 елга 73 яшьтән 78 гә кадәр арттыру һәм 2036 елга өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту исәбенә 80 яшьтән арттыру. Моның өчен проектта сәламәтлек саклау системасын камилләштерү буенча чаралар, шул исәптән диагностика, профилактика һәм дәвалау, медицина ярдәменнән файдалану уңайлыгы, җәмәгатьчелек тарафыннан танылу һәм сәламәтлек саклауга ышаныч булдыру күздә тотылган.

Резида Мөбарәкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса