Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Милли проект буенча Әлмәт районында ФАПларны тәртипкә китерәләр

Өч бина ремонттан соң инде тапшырылган.

Әлмәт районында фельдшер-акушерлык пунктлары тәртипкә китерелә. Эшләр шул ук исемдәге милли проектның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.

Мәсәлән, Ерак Ямашы авылында Әлмәт район үзәк хастаханәсе табиб амбулаториясе бинасын яңарттылар. Белгечләр ишекләрне алыштырып, бизәү эшләрен башкардылар. Моннан тыш, бинада электр монтажлау эшләре һәм автомат янгын сигнализацияләрен ремонтлау үткәрелгән. Үзгәрешләр сантехникага да кагылган. Бинада шулай ук ике видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Капиталь ремонтны Салкын Алан авылындагы ФАПта да тәмамладылар. Эшчеләр идәннәрне, стеналарны, түшәмне тигезләгәннәр, ә аннары буяганнар. Бүлмәләр арасындагы ишекләрне алыштырдылар,  яктырткычлар һәм янгынга каршы датчиклар урнаштырдылар. Моннан тыш, бер күзәтү камерасы монтажланган.

Нагорное авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын да тәртипкә китерделәр. Аңа 162 кеше беркетелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса