Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яз - хроник авыруларның кискенләшү чоры

Әкрен генә яз килә. Кояш көннән-көн югары күтәрелә, ныграк җылыта, көннәр сизелерлек озыная, һавалар сафланып китә. Яшәргә, яратырга һәм иҗат итәргә теләк туа.

Табигать уяну белән бергә хроник авырулар да үзләре турында белдерә башлый. Шуңа күрә бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу мөһим.

Яз көне нинди авырулар баш калкыта һәм аларның кискенләшүен ничек булдырмаска? Бу хакта без Әлмәт үзәк район хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Нәсимә Габдрахманова белән сөйләштек.
Нинди авырулар кискенләшә?

Язгы чорда ашказаны- эчәк тракты, үт бүлеп чыгару системасы һәм ашказаны асты бизенең хроник авырулары: гастрит, эзофагит, холецистит, панкреатит, энтерит, колит кискенләшә. Шулай ук сулыш системасының хроник авырулары: синусит, фарингит, бронхит, бронхиаль астма һ.б. да үзләрен сиздерә. Умыртка һәм буын авырулары: артроз, спондилез, остеохондроз да яз көне ныграк борчый башлый. Аллергия һәм аутоиммун авырулар да язгы үзгәрешләр белән бәйле.

Һава торышы тотрыклы булмау, кешеләрнең тизрәк җылы киемнәрен саласы килүе сәбәпле ОРВИ, ОРЗ ише авырулар арта.

Кыштан соң витаминнар азлыгы да үзен сиздерә, кешеләрдә авитаминоз күзәтелә.

Үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга?

Беренче чиратта, азык-төлек рационына үзгәрешләр кертергә кирәк. Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Яшелчәләрнең гомуми күләмен тәүлегенә 500 г га кадәр җиткерегез. Эчемлекләргә килгәндә, үлән, җиләк-җимеш чәйләре эчәргә тәкъдим итәләр.

Хәрәкәттә-бәрәкәт, дип әйтергә ярата безнең халык. Ул дөрестән дә шулай. Физик активлыкка күбрәк игътибар бирегез. Әкрен генә атлап бару да - спорт. Саф һавада көненә кимендә 30 минут йөрү дә файдага булыр. Физик күнегүләр сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә.

Яз көне күпчелек авитаминоздан азаплана. Шуңа күрә бу чорда витаминнарга да игътибар итәргә кирәк. Табиб белән киңәшләшеп, поливитаминнар кабул итәргә мөмкин. Кардиологлар Д витаминын ел әйләнәсе кулланырга киңәш итә. Шуны истә тотыгыз: иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда.

Йокы режимы да организмга турыдан-туры йогынты ясый. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешә. Берничә тәүлек рәттән яхшылап йокламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы кими. Хроник авыру булган очракта, һичшиксез, табибка барырга һәм профилактик дәвалау курсы узарга кирәк, ә тагын да яхшырагы - сәламәтлегегезне шифаханәләрдә төзәтегез.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса