Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлене 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Аның кулыннан әлмәтлеләрнең берничә буыны үтә.

Әлмәт балалар хастаханәсе Лена Равил кызы Мөхәммәтгалиеваны  90 яшьлек юбилее белән котлады.

Балачактан ук ул медицина хезмәткәре булырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана.

1957 елда Алабуга медицина көллиятен «Акушерлык эше» белгечлеге буенча тәмамлый. Һөнәр алган яшь белгечне Кәшер табиб амбулаториясенә эшкә җибәрәләр. Өйләнешкәч, Әлмәттә урнашалар.

Лена әби1958 елдан Чехов урамында урнашкан Әлмәт бала тудыру йортында акушерка булып эшли. 1963 елда Әлмәт бала тудыру йорты нигезләнгәннән бирле, Лена Равил кызы үз тормышын үз һөнәренә багышлый.

"Яхшы акушер булу җиңел түгел, чын акушер игелекле, сизгер йөрәкле, игътибарлы, кайгыртучан, җаваплы. Акушерлык һөнәре дөньяда иң затлыларның берсе. Минемчә, тормышта минем эшемнән дә кызыклырак бернәрсә дә юк", ди Лена Равил кызы.

Лена Равиловна шулай ук Екатерина Трофимовна Маторина, Евгений Алексеевич Черемисин, Мария Никифоровна Бутрина, Лидия Михайловна Караушева, Раиса Илларионовна Халтурина һәм башкаларны җылылык белән искә ала.

 

Фото: Әлмәт балалар хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса