Йөрәк сәламәтлеге сагында
Гыйнвар аеның бер көнендә Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсенең кардиохирургия бүлегенә килүчеләр аеруча күп булды. Күбесенең кулында зур чәчәк бәйләме иде.
Йөрәк-кан тамырлары хирургы Илдус Ягафаровның алтын юбилее уңаеннан рәхмәтле пациентлары талантлы табибка әнә шулай чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Әнисе горурлансын өчен
Әлмәт районара күп-профильле хастаханәсе баш табибының югары технологияле медицина ярдәме буенча урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, йөрәк-кан тамырлары хирургы Илдус Рим улы 50 яшьлек юбилеен эш урынында каршылый. Хезмәттәшлә-ре һәм шат күңелле пациентлары бу көнне аны аеруча җылы каршы алалар. Менә 30 елдан артык инде И.Р. Ягафаров кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итә, гомерләрен коткарып кала. Ул - 99 фәнни хезмәт һәм 6 уйлап табу эшенә патент авторы.
Кардиохирург буларак формалашу юлы турында сөйләгәндә, И. Ягафаров тормышында күп нәрсәнең очраклы рәвештә килеп чыкканын таный. Әти-әнисе икесе дә Уфа нефть университетында укыталар. Менә шундый профессорлар гаиләсендә туса да, егет нефтьче булырга җыена. Ләкин бер-бер артлы булган вакыйгалар аның язмышына үз төзәтмәләрен кертә.
Әтисенең кинәт бакыйлыкка күчүе борылыш мизгелләренең берсе була. Йорт турында кайгырту һәм ике улларын тәрбияләү белән бәйле мәшәкатьләр әниләре җилкәсенә генә кала. Ана кешенең эчкерсез мәхәббәте һәм гаиләнең бердәмлеге аларга бу авыр вакытларны зур түземлелек белән кичерергә һәм нык булырга ярдәм итә. Әйтик, әнисен гамәли экология кафедрасында докторлык диссертациясен яклауга әзерләүдә катнашып, Илдус диссертация темасына бөтен җитдилеге белән чума. Бу күнекмәләр аның үзенә дә белем алганда бик ярап куя.
Һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп тугач, улы әнисенең тәкъдимен берсүзсез кабул итә һәм 8 нче сыйныфтан соң медицина училищесына укырга керә. Алар болай дип килешәләр: әгәр медицина ошамый икән, ул инде үзенә таныш булган гамәли экология кафедрасына укырга керә алачак.
Ләкин тагын бер очрак егет язмышында үз ролен уйный. Ул медицина училищесының 1 нче курсын тәмамлагач, Уфадан ерак та түгел ил тарихында иң зур тимер юл һәлакәте була. Училищеның беренче курс студентлары да волонтерлар булып китәләр. Япь-яшь егетләр хастаханәләрдә дежур торалар, янган һәм күпсанлы җәрәхәтләр алган кешеләрнең авырту-газапларын җиңеләйтергә тырышалар. Шул вакытта табиб хезмәтенең никадәр авыр, әмма бик тә кирәкле булуын күреп, Илдус катгый карарга килә. Кешеләрне коткару юлын сайлап, акрынлап билгеләнгән максатына таба бара.
Медицина училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң егет предприятиеләрнең берсендә фельдшер булып эшли һәм медицина университетына укырга керергә әзерләнә. Дәвалау эше факультетында белем алып, Башкорт дәүләт медицина университетын да отличие белән тәмамлый. Принцибы шундый була: барысын да әнисе горурланырлык итеп эшләргә.
Әнисе - Илдус Римович өчен иң кадерле кеше. Әнисенә ашыгыч рәвештә бик катлаулы йөрәк операциясе кирәк булгач, табиб моны тагын бер кат эше белән раслый. Шунда ук үзенең остазы - абруйлы галим һәм югары класслы белгеч Ренат Акчуринга мөрәҗәгать итә. Операция уңышлы үтә. Әнисе яраткан эшенә кайта, ә улы данлыклы табиб белән берлектә үзен эштә күрсәтергә мөмкинлек ала. Бу очрак яңа гына эшли башлаган белгечнең киләчәк язмышын билгели.
Сәламәт булыйк!
«Татнефть» бөтен төбәктә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булган кардиология бүлеген ачарга карар кылгач, шундый сорау килеп баса: йөрәк-кан тамырлары хирургиясен булдыруны кемгә ышанып тапшырырга? Ренат Акчурин тәкъдиме белән Илдус Рим улы Ягафаров кандидатурасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан берсүзсез кабул ителә.
- Минем өчен зур әһ-мияткә ия кешеләрнең ярдәменә таянып, бу мөһим мәсьәләне хәл итү җаваплылыгын үз өстемә алырга җөрьәт иттем. Миңа беренче тапкыр күп нәрсә эшләргә туры киләчәк иде, шулай да мин булдыра алачагыма ышандым, - дип искә ала ул вакытларны героебыз.
Алга таба барысы да кешеләрнең сәламәтлеге хакына эшләнелә. Кардиохирургиянең иң катлаулы һәм иң кирәкле юнәлешен кертүгә - ясалма кан әйлә-неше шартларында ачык йөрәккә операцияләр үткә-рүгә басым ясыйлар.
Бик тиздән кардиохирургия бүлегенең эш нәтиҗәләре горурлык хисләре уята башлый. Әйтик, 2012 елда Идел буе федераль округында беренче тапкыр гибрид хирургия проекты эшләтеп җибәрелә. Аны кертү белән аз инвазив операцияләр: аорта клапанын транскатетер ярдәмендә имплантацияләү һәм аортаны эндопротезлау мөмкин була башлый.
Бүлек өчен кирәкле җи-һазлар һәм материалларны сатып алырга «Татнефть» ярдәм итә. Чөнки ул вакытта да, хәзер дә не-фтьчеләр каласында гомер кичерүчеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү турында кайгыртуны Компания үзенең төп бурычларыннан берсе дип саный.
- Миңа, әлбәттә, күп яктан бәхет елмайды: бик күп гаҗәеп яхшы кешеләр белән очраштым. Аларның игътибары, ярдәме һәм аңлавы - уңышка ирешүемнең нигезендә әнә шулар ята, - дип шәрехли хирург.
Доктор киңәше
Гомеренең шактый күп өлешен операция өстәле артында үткәргән Илдус Римович сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә. Спорт белән актив шөгыльләнү гадәтен әле алты яшеннән үк әтисе тәрбияләгән. Абыйсы артыннан Илдус та йөзү белән шөгыльләнә башлый. Соңрак заманча пятиборьега күчә һәм спорт мастеры була. Спортның озын гомер нигезе булуына ул чын күңеленнән ышана. Ә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү турында сөйләгәндә әңгәмәдәшебез, көн арты көн кеше гомерләре сагында торып, үз алгоритмын төзергә омтылуын таный.
Тик әлегә бердәм чишелеш тапмаган. Бу - күп факторларга бәйле мәсьәлә, дип саный ул. Зарарлы гадәтләрне бетерү һәм туклану культурасын саклау, даими физик күнегүләр һәм гаиләдә дә, эштә дә тиешле эмоциональ халәттә булу - болар барысы да теге яки бу рәвешле сәламәтлеккә йогынты ясый.
- Кешенең һөнәр өлкәсендә үз урынын табуы, һичшиксез, имин һәм сәламәт тормышның мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Ашкынып эшкә килү, канәгатьлек хисе белән өйгә кайту - гади һәм бик мөһим бәхет формуласы менә шуннан гыйбарәт, - дип йомгак ясый доктор, сөйкемле елмаюын һәм күтәренке кәеф бүләк итеп.
Эльмира Царегородцева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа