Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Төчкерү файдалымы?

Билгеле булганча, төчкерү - ул тумыштан килгән рефлекс. Ул борынны тузаннан, аллергеннардан һәм төрле зәһәр матдәләрдән саклый.

Төчкергәндә сулыш юлында басым менә, ә борыннан чыккан һава тизлеге 120-130 км/сәгатькә җитәргә мөмкин.

Күзне ачкан килеш төчкереп булмый. Әлеге процесс вакытында күзләр үзеннән-үзе йомыла. Ә менә йоклаганда төчкереп булмый дигән сүзләр - бары миф кына. Билгеле, йоклаганда безнең әлеге рефлексны уятырлык сәбәпләр азая, ләкин, мисал өчен, печәнлектә йокласагыз, төчкерергә мөмкин.

Бертуктамый төчкерү - гадәти хәл. Ешрак 3-4 тапкыр төчкерәләр. Әмма тарихта ике көн бертуктамый төчкергән ханым да билгеле.

Төчкерәсе килеп тә төчкерә алмаганда, кояшка яки утка карагыз.

17 нче гасырда Европада төч-кертә торган тәмәке модада була. Әлеге яңалык Русиягә дә килеп җитә: Елизавета Петровна һәм Екатерина II үзеннән соң «табакерка»ларның зур коллекциясен калдырган.

Төчкерү - бик кирәкле процесс. Кайбер кеше сулыш органнары чирләре аркасында бу рефлекстан колак та кагарга мөмкин. Билгеле, кеше янында төчкерү - рәхәт күренеш түгел, шулай да бу рефлекс булуга сөенеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса