Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ярдәм сорау - ул көчсезлек түгел

Кайсы гына заманда булмасын, хәрби хәрәкәтләр - кешенең физик һәм психик халәте, психологик сәламәтлеге өчен зур сынау.

Бүген исә, махсус хәрби операция барган вакытта, бөтен тырышлыкны анда катнашучыларның гына түгел, аларның гаиләләре - әти-әниләре, ирләре, хатыннары, балалары һәм якыннарының психологик сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтү зарурлыгы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кеше кичергән стресслар аның физик сәламәтлегенә йогынты ясап кына калмый, әле бик озак дәвам итә торган психик тайпылышларга да китереп җиткерә. Ирексездән әледән-әле кабатлана торган борчулы хатирәләр, саташулы төшләр кешегә тыныч тормышка тулысынча әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирми һәм үзен бу вакыйгалар яңадан да кабатланыр кебек хис итәргә мәҗбүр итә. Нәтиҗә буларак, кеше агрессивга, үз-үзен белештерми торганга әйләнә, ә бу исә көчле хәвефләнүгә, паникага бирелүгә, эчүчелеккә, ахыр чиктә гаиләләрнең җимерелүенә һәм башка тискәре күренешләргә китерергә мөмкин.

Кызганычка каршы, шундый авыр вакытларда психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүне йомшаклык, көчсезлек дип санаучылар юк түгел. Һәм шушы ялгыш фикер психологик ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләргә бик нык кома-чаулый. 

Шуны белеп тору зарур: стресс нәтиҗәләрен никадәр иртәрәк кисәтсәң, кешенең гадәти тыныч тормышка яраклашуы шулкадәр тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булачак. Яңалыклар тапшыруларын карап борчылу, массакүләм мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән бик үк уңай булмаган хәбәрләр уку көн арты көн җыелып килгән эмоциональ киеренкелекне тагын да арттыра һәм ахыр чиктә бу киеренкелек кешенең тәненә таралып, физик авыруларга әверелергә мөмкин. 

Психологик ярдәмнең күп төрле төрләре бар: бу - психолог консультациясе, психологик коррекция, психопрофилактика, психологик реабилитация һәм башкалар. Алар бер төркем кешеләр өчен дә, шәхсән аерым кеше өчен дә, шул исәптән онлайн режимда телефон элемтәсе аша да үткәрелергә мөмкин. Психологик ярдәмнең барлык бу формалары һәм төрләре ярдәмгә мохтаҗ кешенең эчке ресурсларын аңлау һәм ачыклау өчен үзенең хис-тойгыларын, уй-фикерләрен, үз-үзен тотышын өйрәнүенә, үз тормышы белән тагын да нәтиҗәлерәк идарә итү өчен үзенең көчле якларын ачып, аларны файдалануына йөз тота.

Әгәр дә сез эчке дискомфорт, хәвефле, борчулы уңайсызлыклар, гаилә әгъзалары белән аралашуда киеренкелек кичерәсез, конфликтлар еш кабатлана, моңсу уйларга еш биреләсез яисә хиссезлек, эчке бушлык һәм тормыш мәгънәсен югалту хисе, үзегез генә җиңә алмый торган га-запларга китергән башка бик күп тискәре тойгылар тәэсирен тоясыз икән, болар барысы да белгеч-психологка мөрәҗәгать итү зарурлыгын күрсәтүче билгеләр булып торалар.

 

Зөлфия Галимова,
клиник психолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса