Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күңелегезне төшермәгез

10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешеләр үзләренең физик һәм психик сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирсеннәр өчен барлыкка килгән.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге катлаулы тормышта һәркем көн саен стресс кичереп яши.  Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны какшата.
Көзге чорда кешеләр аеруча күңел төшенкелегеннән интегә. Аның симптомнары булып төнлә йоклап китә алмау, ә көндезләрен йокымсырап йөрү, аппетит бозылу, я киресенчә ашау теләге арту, күңел төшенкелегенә бирелү, апатия, сәбәпсезгә борчылу, курку, кәефнең еш үзгәреп торуы керә. Әлбәттә, кеше депрессиягә шактый озак вакыт бирелә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Әгәр дә әлеге билгеләр җиңел дәрәҗәдә икән, Әлмәт табиблары киңәшләрен тоту хәлне җиңеләйтергә мөмкин. Иң беренче чиратта ашау ягына игътибар бирү зарур.  Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертергә 
кирәк. 

Андыйларга банан, хөрмә, цитруслылар, җиләк-җимеш-ләр, аксымга бай ризыклар керә.  Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашарга мөмкин. Алга таба йоклау режимын җайга салу сорала.  Көндез дә 30-60 минут йоклап алу мөмкинлеген тудыру уңай нәтиҗә бирә.  Мөмкин кадәр актив булырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, гимнастика, тренажер залларына, бассейнга барып кайту файдага булачак. Саф һавада булу да мөһим. Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән читтә йөрергә кирәк. Эмоциональ халәт сәламәтлеккә бәйле. Вакытында дәваланмаган күңел төшенкелеге җитди авыруларга һәм психик үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Үзебезне саклыйк, табибларның киңәшләренә колак салыйк, сәламәт булыйк. 


Резеда Исмәгыйлева әзерләде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса