Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә бөтендөнья йөрәк көненә багышланган акция узды

Чараны күп профильле хастаханәдә оештырганнар иде.

Барлык теләүчеләр өчен поликлиника холлында сәламәтлекнең мөһим күрсәткечләрен үлчәү оештырылган: кан басымы дәрәҗәсе, буй, авырлык, тән авырлыгы индексы. Мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтелде, профилактика мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук катнашучылар арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча тематик буклетлар, листовкалар һәм белешмәләр таратылды.

Үлчәү нәтиҗәләре буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өчтән бер өлеше артериаль басымның югары дәрәҗәсе һәм тән массасы индексының артуы ачыкланган.

Табиблар искә төшерәләр, кан басымы инсульт, йөрәк авырулары, йөрәк җитешсезлеге, хроник бөер авырулары һәм башка авырулар өчен иң куркыныч факторларның берсе.

 

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса