Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсенә авыл халкы өчен мобиль кардиографлар кайтарылды

Электрокардиографлар планшеттан да, компьютердан да эшлиләр.

«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт үзәк район хастаханәсенә фельдшер-акушерлык пунктларына 30 электрокардиограф кайтарылган. Алар планшет һәм  компьютерлардан эшли, бу исә авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне җиңеләйтә, дип билгеләп үтә Әлмәт район үзәк хастаханәсенең цифрлы трансформация буенча баш табиб урынбасары Дмитрий Каяшов.

Хәзер ЭКГны төшерү өчен пациентка шәһәр поликлиникасына барырга туры килмәячәк, барысын да ФАПта яки өйдә эшләргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса