Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызу һава торышы + татлы мохит = агулану

Җәй җитү белән мәктәп укучылары гына түгел, төрле бактерияләр дә «бәйдән ычкынып» таралыша.

Алар өчен бу иң рәхәт чор, чөнки кызу һава торышы - үрчүләренә сәбәпче генә. Күпчелек йогышлы авырулар белән дә шулай ук. Беренче урынны эчәк эшчәнлеге белән бәйлеләре биләп тора. Авырмас өчен нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу хакта табиб-терапевт, пульмонолог-гастроэнтеролог Рөстәм Насретдинов белән әңгәмә кордык.


Табиб сүзләренчә, җәйге чорда инфекция бүлегенә бик күп балалар һәм шулай ук олы яшьтәгеләр дә көчле гастроэнтерит белән эләгәләр. Моңа ризык белән агулану, төрле вируслы һәм бактериаль этиологияле эчәк инфекцияләре керә. Андый вакытта күңел болгану, косу, диарея, тән температурасының күтә-релүе күзәтелә. 


- Җәйге чорда авырып китүчеләр арту сәбәпле инфекция бүлегенә эләгү бик авыр. Көньякка ял итәргә баручылар моны бик яхшы белә. Кызу һава торышы бактерияләр һәм вирусларның тиз үрчүенә сәбәпче булып тора. Мәсәлән, кавын һәм карбыз составында шикәр бик күп, ә бу бактерияләр үрчү өчен яхшы мохит, - ди Рөстәм Насретдинов. 


Гигиена кагыйдәләренә аеруча җитди игътибар бирү зарур.


- Карбыз һәм кавыннар сатып алган очракта беренче чиратта аларның бөтенлегенә игътибар итегез, ярыклар, тишекләр юкмы. Транспортлау вакытында алар бәреләләр һәм шул урында бактерияләр актив үрчи башлый. Бу үз чиратында агулану куркынычына китерәчәк. Әгәр дә сез җәй көне юлда еш йөрисез икән, ризыкның кайда һәм ничек сатылганына, исенә, тәменә игътибар итегез, шикләнәсез икән, сатып алмагыз, ашамагыз. Эссе вакытта пешкән һәм кыздырылган ризык-лар сатып алырга да киңәш итмәс идем. Иң яхшысы - кафе-ашханәләрдә ашау, яисә кибеттән әзер каптагы, ачылмаган ризык сатып алу, - дип билгеләп үтә табиб.


Рөстәм Насретдинов ерак юлга чыкканда, ялга җыенганда аптечка турында да онытмаска киңәш итә.  
- Аптечкада түбәндәгеләр булырга тиеш: тән температурасын төшерүче (ибупрофен, парацетамол), су-тоз балансын нормалаштыручы препаратлар (адиарин, регидроВит, регидрон), моториканы торгызырга ярдәм итүче һәм күңел болгануны басучы дарулар (церукал, мотилиум, ганатон).
Кул астында дарулар, якын-тирәдә даруханә, хастаханә булмаса, үзегезгә дә физиологик эретмә әзерләп була. Моның өчен 1 литр кайнаган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы шикәр салып болгатып эчәргә кирәк булачак.


 Әгәр дә сез юлда    үзегезне начар хис  итсәгез, ашказанын юдырырга киңәш ителә. Моның өчен су эчәргә һәм косып карарга тырышырга кирәк. Ләкин сак булыгыз, кан килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итү зарур.
 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса