Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шайтан таягы файдалы

Күп үләне булган, бөтен җирдә дә үсә торган шайтан таягы нык файдалы икән.

Шайтан таягының дәвалау үзлекләренең киң исемлеге составында биологик актив матдәләрнең югары концентрациясе бар. Бу күпьеллык үләндә эфир майлары, дубиль матдәләр, сапониннар, биофлавоноидлар һәм органик кислоталар бар.

Файдалы үзлекләре:

бавыр эшен яхшырта;
тукымаларны һәм бавыр күзәнәкләрен агулы матдәләрнең зарарлы тәэсиреннән саклый;
үт җитештерүне нормальләштерәләр;
артык сыеклыктан һәм шешүдән коткара, эчне йомшарта, сидек кудырта;
организмнан тупланган шлакларны һәм токсин матдәләрне чыгара;
колит, гастрит, панкреатит вакытында ашказаны-эчәк тракты хәлен яхшырта;
канны туктатучы һәм иртә савыктыручы тәэсир күрсәтә;
минстураль циклны нормальләштерә;
дерматологик авырулар акне, псориаз, экзема, дерматит вакытында тирене яхшырта;
онкология авырулары үсешен кисәтә.

Үсемлекнең табигый экстракты гепатит, цирроз һәм башка бавыр авыруларын дәвалау өчен дарулар ясаганда кулланыла.

1 литр суга 4-5 аш кашыгы вакланган үлән салып, 10 минут салмак утта кайнатырга. Төнәтеп, көнгә 4 тапкыр ач карынга 1/4 стакан эчәргә дип киңәш итә Р. Минсагирова.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса