Әлмәтлеләр тире авыруларыннан ешрак зарлана башладылар
Сәбәпләр туклануга һәм яшәү рәвешенә, шулай ук кешенең эмоциональ халәтенә бәйле булырга мөмкин.
Балалар һәм өлкәннәр тире авырулары белән ешрак авырый башлаганнар. Бу турыда табиблар сөйли. Әлмәт тире-венерология диспансерында аллергик дерматит диагнозы куела. Моның сәбәпләре күп. Ашаудан һәм яшәү рәвешеннән алып кешенең эмоциональ халәтенә кадәр.
Табиб дерматовенеролог пациентны тире авырулары булу-булмавын тикшерә. Табиблар әйтүенчә, соңгы елларда мондый мөрәҗәгатьләр саны арткан. Дөрес диагноз куяр өчен берничә тикшеренү үткәрергә кирәк.
"Аллергодерматозларны диагностикалау өчен иммунологик пробалар, аллергопробалар, клиник һәм биохимик кан анализлары кулланыла. Дисбактериоз һәм копрограмма буенча тикшеренү", - дип сөйләде дерматовенеролог Гөлназ Дәүләтшина.
Аллергик дерматозлар - тире авырулары төркеме, анда экземалар, фото-һәм атопик дерматит керә.
Тискәре эмоцияләр хәлне начарайта. Авыруны китереп чыгаручы факторларга шулай ук баланссыз туклану, көнкүрештә химикатлар куллану, мәсәлән, йортны җыештырганда керә. Хайваннар һәм кошлар белән еш аралашу һәм табибка күренмәү.
"Күпчелек пациентлар үз-үзләрен дәвалыйлар. Бу май миңа булышты, бу дару миңа булышты, сиңа да булышачак", - дип мисал китерде дерматовенеролог.
Тиредә теләсә нинди сыеклык, кызару һәм кычыту булганда, профессионаллар ярдәме өчен тире-венерик диспансерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа