Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шәхси җаваплылык беренче урында

Бүгенге көндә иммунодефицит вирусы беркемнең дә социаль статусына карамый, берәүне дә аямый.

Шуңа да ВИЧ профилактикасы барыннан да элек шәхси җаваплылыкка бәйле.

Эпидемия башланганнан, ягъни 2000 елдан бирле Әлмәт районында 2706 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, шуларның 1001 е якты дөнья белән хушлашкан да инде.

Хәзерге вакытта җирле СПИД-үзәктә 1276 пациент исәптә тора. Табиблар бил-геләп үткәнчә, вирус халыкның имин катлауларына да «үтеп кергән», шуңа күрә үз сәламәтлегебезнең ба-ры тик үзебезнең кулларда икәнен аңлау аеруча мөһим.

 

ВИЧ хәйләкәр: еш кына зарарланган кешеләр үзләренең вирус йөртүче икәнлекләрен белмиләр дә, чөнки ул озак вакыт үзен күрсәтмәскә мөмкин.

 

Табиб-эпидемиолог Алина Латыйфуллина сөйләвенә караганда, быел безнең районда тагын 40 кешедә инфекция ачыкланган. Аларның 82,5 % ы бу хакта медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрә-җәгать иткәндә белгән. Авыру йоктыручы-ларның күпчелеге ир-атлар (27 кеше). Барысы да - гаиләле, балалары булган эшләүче гражданнар. Аларның 85 % ы чирне җенси юл белән йоктырган. Шулай ук вирус авыру кешенең каны сәламәт кеше организмына эләккәндә дә йога. Инфекция йөртүче хатын-кыз йөклелек вакытында, бала тудырган вакытта яки имезгәндә аны баласына йоктыра ала.

- Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция хөкем карары түгел. Безнең пациентлар антиретровирус терапиясен узалар. Алар дәвалауны тулысынча бушлай үтә - бу Федераль закон белән гарантияләнгән. Препаратлар иммунитетны күтәрми, алар вирусның үзенә юнәлтелгән - аның үрчүен туктаталар, - дип сөйләде Алина Латыйфуллина.

Эпидемиолог билге-ләп үткәнчә, озак вакыт дәвалануда булган кеше теория буенча җенси партнеры өчен куркыныч түгел, чөнки аның вирус йөкләнеше юк, әмма кайбер факторлар нәтиҗәсендә бу йөкләнеш  «күтәрелеп китәргә» мөмкин, бу исә авыру йоктыру куркынычын кире кага алмый. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында югары сыйфатлы презерватив куллану вирусның үтеп керүенә комачаулый һәм дөрес кулланганда инфекция йоктырудан 98 процентка саклый.

- Без һәркемгә сакланырга киңәш итәбез. ВИЧ-инфекцияле ке-шеләр гадәти кеше-ләрдән бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар - тышкы кыяфәтләре буенча моны аңлау мөмкин түгел. Саклану чаралары кулланмыйча, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләргә ВИЧ һәм җенси юл белән йога торган башка авыруларны йоктыру куркынычы яный, - дип игътибарны юнәлтте Алина Латыйфуллина.

Контрацептивлар куллану һәм очраклы җенси мөнәсә-бәтләрдән саклану бүгенге көндә актуаль профилактиканың бердәнбер чарасы тү-гел. Бары тик белеп тору һәм шуңа таянып төзелгән тәртип линиясе генә кешене инфекциядән саклый ала. Халыкка ВИЧ турында мәгълүмат бирү өчен Әлмәт СПИД-үзәге даими рәвештә профилактика чаралары оештыра. Аларны кимендә елына бер тапкыр уку йортларында да үткәрәләр.

- Вирус «картаю» һәм соңгы елларда ул 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә еш ачыклану сәбәпле, без хезмәт коллективларында да профилактика үткәрәбез: эш вакытында предприятиеләргә чыгабыз, мәгълүмати роликлар күрсәтәбез һәм ВИЧны кисәтү ысуллары, райондагы эпидемиологик хәл турында сөйлибез. Шунысы куанычлы, кешеләр безне кызыксынып тыңлыйлар, - дип билгеләп үтте Әлмәт СПИД-үзәгенең профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Алсу Газымова.

Белгеч ассызыклавынча, лекцияләр белән халыкның 100 % ын колачлау мөмкин түгел, шуңа күрә һәркем үз сәламәтлегенә үзе җаваплы карарга һәм тикшеренүләрдән баш тартмаска тиеш.

- Һич югында елга бер тапкыр булса да ВИЧка тест үтәргә кирәк. Кызганычка каршы, күпләр моны эшләми: кемдер үзе белән мондый хәл булмаячак һәм бу миңа кагылмый дип уйлый, кемдер канны шикәр һәм холестеринга тапшыру мөһимрәк дип саный, кайберләре, гомумән, поликлиникага бик кирәк булганда гына бара. Ләкин шуны онытмаска кирәк, бүген авыру йоктыру куркынычы булган төркемнең чикләре юкка чыкты диярлек - аны һәркем йоктырырга мөмкин, ә җенси юл белән йоктыру иң актив таралганы. Бу авыру белән бүгенге көндә яшәргә мөмкин, ләкин шунысы бар - терапияне мөмкин кадәр тизрәк башлау өчен аны вакытында ачык-лау зарур, - дип хәбәр итте Алсу Газымова.

 

Аноним рәвештә ВИЧка тестны яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада яки СПИД-үзәктә тапшырырга мөмкин. СПИД-үзәкнең адресы: Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1А. Мондый анализны диспансерлаштыру вакытында да тапшырырга була.

 

Моннан тыш, СПИД-үзәк хезмәткәрләре профилактик акцияләр үткәреп, тикшерүне тагын да уңайлырак итәргә тырышалар - шәһәрдәге мобиль пунктларда теләге булган һәркем күп вакыт сарыф итмичә генә экс-пресс-тест тапшыра ала. Мондый пунктларны сәүдә үзәкләрендә очратырга мөмкин («Панорама», «Западный», «Түбән Мактама»). Еш кына алар ЗАГСта, опекада, мәшгульлек үзәгендә һ.б. учреждениеләрдә дә эшлиләр.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса