Кешеләргә ярдәм итә алулары белән бәхетлеләр
Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә.
Бу көн кеше гомерен коткару өчен үз канын кызганмаучыларга рәхмәт белдерү чарасы булып тора.
Ул 2005 елда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау ассамблеясында кеше каны төркемен ачкан иммунолог Карл Ландштейнер хөрмәтенә билгеләнгән.
Донорларга рәхмәт сүзләрен күпме генә әйтсәк тә аз булыр кебек. Миллионлаган гомерләрне саклауга юнәлгән кешелекле адымнары соклануга лаек. Һәр кан бирү кимендә өч пациентка ярдәм итә.
Кешеләрнең сәламәтлегенә битараф булмаган, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр Әлмәттә аз түгел. Әлеге изге миссиядә күп еллар дәвамында блогерлар гаиләсе дә катнаша. Альбина һәм Ринат Вәлиевлар нефть башкаласында туып-үсмәсәләр дә, аның хөрмәтле гражданнары исеменә лаек булырдайлар. Альбина Лениногорск районы Мичурин авылы кызы, ә аның тормыш иптәше Зәй районы Гулькино авылыннан. Алар икесенә 21 литрдан артык кан тапшырганнар инде. Яшь гаиләне донорлыкка нәрсә этәрде? Бу хакта җылы әңгәмәбездә.
- Альбина, беренче тапкыр кайчан кан тапшырдыгыз? Кемнең уе иде ул?
- 2018 елның май аенда тапшырдым. Бу хакта күптән хыяллана башлаган идем, ләкин каршылыклар булды. Араларында йөклелек, бала имезү чоры һ.б. Ирем миннән алданрак, 2010 еллар тирәсендә донорлар рәтенә басты. Моңа эшендәге фаҗигале очрак этәргеч булды. Канга ихтыяҗ булгач, ул шунда беренче тапкыр канын тапшыра. Соңыннан кешегә ярдәм итәм дигән стимул белән янып яши башлады. Мин дә аңа кушылуыма бик шат. Мохтаҗларга ярдәм итә алу - бәхет.
- Якыннарыгыз сезне хуплыймы?
- Каршы килүчеләр булмады. Донор канына их-тыяҗ булганнарга булышу ниятеннән башкарылган гамәлебезне якыннарыбыз аңлый һәм хуплый.
- Сезнең үрнәккә карап, бу изге эшкә кушылучылар булдымы?
- Социаль челтәрдәге сә-хифәмә язылучылар арасында кушылучылар булды. Якынча 15 кеше. Күбесе бит нәрсәдән башларга белми, шуңа күрә кан тапшыру процессын мин сторислар ярдәмендә күрсәтеп бардым. Шунысы сөенечле, язылучыларым кан тапшырырга баргач, мине социаль челтәрдә билгелиләр. Шулай ук кызыбыз да бездән күреп үсә, «мин дә үскәч сезнең кебек кан тапшырасым килә», ди.
- Кан тапшырганнан соң нинди хисләр кичерәсез?
- Җиңеллек, рәхәтлек хисе биләп ала тәнне дә, күңелне дә.
- Процедура кабинетында курку, кире уйларга те-ләк булмадымы?
- Беркайчан да андый уйлар башка килмәде. Кешегә чын күңелдән яхшылык эшләү теләге куркудан күпкә көчлерәк. Коронавирус вакытында авыр хәлдә булучыларга ярдәм итү йөзеннән мине чакырып алганнары да булды. Кан тапшыру вакыты килеп җитмәсә дә, каршы килмәдем, чөнки минем канга ихтыяҗ зур.
- Россиянең «Мактаулы донор» исеменә ия буласыгыз киләме?
- Әйе, максатларыбызның берсе - Мактаулы донор булу. Моның өчен канны 40 тапкыр тапшырырга кирәк. Яр-ты юлыбызны уздык инде. Мин канны 20 тапкыр, ирем 23 тапкыр тапшырды.
- Беренче тапкыр кан бирергә җыенган кеше-ләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Беренче чиратта курыкмаска, чөнки кан бирү процессы җиңел үтә. Әлмәтнең кан тапшыру үзәгендә бик мөлаем, кешелекле шәфкать туташлары эшли, андыйлар башка бер җирдә дә юктыр. Анда шәфкать туташлары өчен генә дә барасы килеп тора. Һәр кан тапшыручыга олы хөрмәт белән карыйлар, якты йөз белән каршы алалар. Кан бирүчеләр күбрәк булсын иде, чөнки безнең ярдәмгә мохтаҗлар күп.
Резедә Шәмсуллина
Бер дә таныш булмаган кешеләргә ярдәм итүче донорларга мең рәхмәт әйтәсе килә. Альбина һәм Ринат кебек изге күңелле кешеләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа