Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гиппократ антына тугрылыклы булып

12 май - Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Алар бөтен булмышлары белән кешеләрне дәвалыйлар. Юкка гына халыкта аларны «ак халатлы фәрештәләр» дип атамыйлар бит.

Дөнья җәннәте өч нәрсәдән тора, һәм шуларның берсе - яраткан хезмәт. Әйе, яраткан эшең сиңа бәхет, шатлык, куаныч китерә. Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып яшәү үзе олы бәхет.

Бу язмам үз эшләренә мө-киббән китеп, яратып эшләүче Елховой табиблык амбулаториясе хезмәткәр-ләренә багышлана.

Кеше өчен иң зур бәхет - сәламәтлек. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Ләкин тормыш һәрдаим бертөрле генә бармый. Яшәү барышында адәм баласы бик күп төрле сынауларга дучар була. Көн белән төннең алышынып торуы кебек, бәхетле минутларны да килгән борчулар, кайгы-хәсрәтләр тоныкландыра. Бигрәк тә кешене иң зур борчуга салучы сынау ул сәламәтлек белән бәйле. Менә шул чакта без җиргә адәм кыяфәтендә иңдерелгән фәрештәләрне - ак халатлы табибларны, шәфкать туташларын искә төшерәбез һәм дәва эзләп поликлиникага, амбулатория, шифаханәләргә юл тотабыз.

Безнең Елховой, Түбән Абдул авыллары зур авыллар рәтенә керә. Бүгенге көндә бу авылларда яшәүчеләрнең төп өлеше пенсионерлар. Олы яшьтәге кешеләр чирне яратмасалар да, чир аларны бик тә ярата. Алар һәрдаим медицина хезмәткәрләренең ярдәменә мохтаҗ. Безгә төп практик ярдәмне күр-сәтүчеләр булып Елховой табиблык амбулаториясе хезмәткәрләре санала.

Бүгенге көндә амбула-ториядә биш шәфкать туташы эшли. Болар: Зәйния Хәбип кызы Яруллина, Эльмира Габдрафик кызы Әфләтунова, Рәсимә Салихҗан кызы Хәйруллина, Лилия Җәлил кызы Хәсәншина, Зөмәрә Нәкыйп кызы Шәйхетдинова.

Елховой табиблык амбула-ториясендә бик зур эш алып барыла. Узган елда 1371 кешегә диспансеризация үткәрелгән (олы яшьтәге кешеләргә), 10320 кешегә физкабинетта процедуралар ясалган һ.б.

Озак еллар амбулатория белән Татарстанның атказанган табибы Наилә Ибраһим кызы Гамирова җитәкчелек итте.

Гозерләрен үтәп, халыкка тугрылык белән хезмәт итүче бу ханым авылдашларының яраткан «Наилә апа»ларына әйләнде. Ачык йөзле, тырыш, үз эшен белеп башкаручы һәм булдыклы җитәкче буларак ул абруй казанды.

Коллективны бербөтен итеп туплап халыкка хезмәт иттерде. Наилә Ибраһимовна искиткеч тәрбияле, итагатьле ул һәм кыз үстерде. Наилә ханым, сезгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм һәм бәхетле картлык телим. Сез моңарга бик тә лаеклы шәхес.

Бүген Елховой табиб-лык амбулаториясен Ижау медицина академиясен тәмамлаган һәм кыска гына вакыт эчендә халыкның ихтирамын, мәхәббәтен яулаган Айнур Габделмәҗит улы Нариманов җитәкли.

Тирән белемле, кешеләргә ихтирамлы, һәрбер авыруны җентекләп карап, тиешле ярдәм күрсәтүче, саф татар телендә сөйләшүче бу яшь белгечне яратмас-ка мөмкин түгел. Һөнәри уңышлар сиңа, Айнур Габделмәҗитович. Алга таба да шундый булып кал, халык «духтырына» әйлән.

Ә шәфкать туташлары турында аерым тукталмыйча булмый.

 

Кытай медицинасын «үзләштергән» Зәйния

Зәйния Хәбип кызы үз хезмәтенә гашыйк. Хезмәт юлын 1983 елда Казанда, Республика клиник шифаханәсендә башлап җибәрә. Тәҗрибәле шәфкать туташлары белән янәшә эшли һәм аларның осталык-ларын, тәҗрибәләрен үзенә сеңдерә.

Елховой авылының уңган, булган егете Илһам Яруллинга тормышка чыккач, ул Елховой авылына кайта. 1990 елда Елховой табиб-лык амбулаториясендә бик тә тәҗрибәле баш табибә Наилә Ибраһим кызы Гамирова җитәкчелегендә эшен дәвам итә. Ул участок, гомуми практика шәфкать туташы, лаборантка, анестезист шәфкать туташы һөнәрләрен үзләштереп, күпкырлы хезмәт башкара алучы тәҗрибәле хезмәткәр булып җитлегә. Бүгенгесе көндә барлык эшләрне оештыручы, планлаштыручы координатор. Өйгә барып авыруларга ярдәм күрсәтү, диспансеризация үткәрү, ташламалы дарулар белән авыруларны тәэмин итү, флюорографияне вакытында узуны һәм һәрбер пациентны уздыруны контрольдә тоту, документацияләр белән эш итү - болар барысы да аның өстендә.

Шуның белән бергә ул һәрдаим белемен күтәрү, заман таләпләренә җавап бирү өчен үз өстендә тырышып эшләүче хезмәткәр дә. Искиткеч сабыр, ягымлы, кешелекле, тыныч, кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле бу ханым үзенә карата зур хөрмәт яулады. Ул үз эшенең остасы, барлык нәрсәгә дә өлгерә.

Бервакыт сүз чыгып сөй-ләшкәндә ул үзенең югары уку йортында укып, укуын дәвам иттерә алмавын үкенебрәк әйтеп куйды. Тормышка чыккач, алга таба укый алмый. Мин шул вакытта шаярып:

- И-и, Зәйния, аның каравы син Кытай медицинасын бик яхшы «үзләштердең», - дидем. Чөнки бу гаилә башлыгының кушаматы - Кытай.

Илһам белән Зәйния тәртипле, тырыш, эшчән кыз һәм ул үстерделәр. Кызы Ләйсән әнисенең һөнәрен үз итеп Казан медицина университетын тәмамлады. Бүгенгесе көндә врач-стоматолог булып эшли. Уллары нефть сәнәгатендә хезмәт куя. Балалары әти-әниләре үрнәгендә тормыш корып матур яшиләр.

 

Кулыңнан куан, Эльмира

Эльмира Әфләтунова Әлмәт шәһәрендә туып-үскән. Әлмәт медицина көллиятен тәмамлагач, 1994 елда үзенең һөнәри практикасын башлап җибәрә. Медсанчастьның хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Рәфискә кияүгә чыгып, Елховойга кайта. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр Елховой табиблык амбулаториясендә эшли.

Бүгенгесе көндә җитлеккән, тәҗрибәле шәфкать туташы. Процедуралар кабинетында шәфкать туташы булып эшли, бөтен лаборатория эшен башкара, анализлар ала һәм авыл халкын гаҗәеп зур мәшәкатьләрдән коткара.

 Эльмираның булганлыгы тирә-юньгә танылгач, аны Кузайкино шифаханәсенә чакыралар. Атнага бер көн анда анализлар ала. Үз эшен бик ярата.

Рәфис белән үрнәк гаилә корып, шалкан кебек өч егет үстерделәр. Икесе Әлмәт шәһәренең эчке эшләр бү-легендә эшли, читтән торып югары белем алалар.

Рәфис - фермер, иген игүче, Елховой Мәдәният йорты директоры. Каенана-килен әниле-кызлы кебек бик тату гомер итәләр.

Ахыры киләсе санда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса