Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яз һәм аллергия - тугры дуслар

Яз кемгәдер шатлык алып килсә, кемгәдер аллергия «бүләк итә». Бу афәт агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан вакытта аеруча «усаллаша».

Агач серкәсе кисәкчәләренең зурлыгы уртача 0,02-0,04 мм тәшкил итә. Микроскопик булуы аркасында ул сулыш органнарына җиңел генә барып җитә һәм аннары лайлалы тышчаларга утырып, иммун системасының серкәгә аллергик реакциясен китереп чыгара (башка исеме - поллиноз).

Аллергиянең билгеләре апрель-май айларында күренә башлый. Алар арасында коры йөткерү, сулыш алу кыенлашуы, буылу, күзләрнең кызаруы, күз кабакларының шешенүе, кычытуы, күздән  яшь агу, яктылыкка сизгерлек, тән  тиресенең ярсуы,  кычытуы, борынга томау төшү, баш авырту, хәлсезлек һ.б. Бу чорда аллергеннар арасында каен, чикләвек, зирек, алмагач серкәсе. Шулай ук кыяклы үләннәр серкәсенә дә аллергия булырга мөмкин.

Симптомнарны җиңеләйтер өчен антигистамин препаратлар кабул итәргә мөмкин. Ләкин алар симптомнарны вакытлыча гына баса. Өзлегүләр булмасын дисәгез, табибка баруны кичектермәскә кирәк. Сәламәт булыгыз!

Аллергияне    кисәтү    чаралары:

1  Аллерген белән контактны мөм-кин булганча чик-ләргә кирәк.

2  Чәчәк ату сезонында, бигрәк тә коры һәм кояшлы вакытта урманда һәм паркларда йөрүдән качу зарур.

3  Урамда җилле һәм кояшлы көн булса, тәрәзәләрне ябык тотыгыз.

4  Өйдә даими рә-вештә дымлы җыештыру үткә-регез.

5  Аллергеннар кием һәм чәч-ләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч, чәчегезне юыгыз, киемегезне ешрак алыштырыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса