Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Тән сакчысы» ярдәм көтә

Иммунитет безнең организмның сәламәтлеге сагында тора, ә без исә аның үзенә ярдәм дә итә, комачаулый да алабыз.

Безнең яшәү рәвешебез иммун системасы эшенә турыдан-туры йогынты ясый. Начар гадәтләр һәм тискәре факторлар иммунитетны киметә, ә дөрес туклану аны арттыра гына. Тискәре йогынты ясаучы факторлар исәбенә еш хәмер куллану, тәмәке тарту, физик активлыкның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, стресслар, депрессия, кызып китү, ярсучанлык, арыганлык, начар йокы, дөрес тукланмау һәм башкалар керә. Шулай ук әйләнә-тирә мохитның йогынтысы да зур.

Туклану һәм иммунитет

Чыннан да, иммунитетны саклауда дөрес туклануның әһәмияте бик зур. Әйтик, аксымлы ризык организмны антитәнчекләр барлыкка килсен өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Майлар иммун күзәнәкләр төзелсен өчен кирәк. Углеводлар исә иммун системасының эшчәнлеге өчен энергия бирә.

Дөрес туклану нәрсә ул

Дөрес туклану - ул һәр кешенең аерым үзен-чәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алучы, һәр организм өчен индивидуаль сайланган туклану системасы. Моның берничә шарты бар:

- җитәрлек кадәр калорияләр белән тәэмин итү;

- яшь нормаларына һәм индивидуаль ихтыяҗга карап организмга аксымнар, майлар һәм углеводлар керүен тәэмин итү;

- иммунитетны ныгыту;

- тән авырлыгын нормальләштерү.

Шулай ук тиешенчә тукланмаучы кешеләрнең йогышлы авыруларга күбрәк бирешүчәнлеге дә билгеле. Организмда кайбер матдәләрнең җитешмәве иммунитетның кимүенә китерә. Әйтик, цинк дефициты хроник авырулар барлыкка килүгә китереп җиткерергә мөмкин, өлкән яшьтәге кешеләрдә иммун системасы реакциясенә тискәре йогынты ясый. Тикшерүләр ачыклаганча, балык мае В төркеме витаминнарының активлыгын арттыра, бу иммун системасы зәгыйфь булган кешеләр өчен бик кирәк. Шулай ук D витамины да иммун системасы эшендә үзгәрешләр барлыкка китерә. Әйтик, йөкле вакытта D витаминын кабул итү яңа туган сабыйның иммун системасын ул респиратор йогышлы авыруларга бирешмәслек дәрәҗәдә яхшыртырга сәләтле.

Иммунитетны арттыручы ризыклар

Аларга лимон, имбирь, яшел чәй, җиләк-җимеш, ярдырылмаган ярмадан әзерләнгән боткалар, әчетелгән сөт ризыклары, җиләкләр, миндаль чикләвеге һәм башкалар керә.

Мәгълүм булганча, лимонда иммун системасын ныгытырга сәләтле булган C витамины бик күп. Аның составына шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген җайга салырга сәләтле витаминнар, каротин һәм пектиннар да керә.

Имбирь тамырын куллану исә (аны чәйгә өстәү, кайнатып яки төнәтеп эчү) организмның саклагыч көчләрен  арттыру өчен кирәк.

Яшел чәй составында 450 төргә якын органик кушылмалар, 500 элемент һәм барлык витаминнар диярлек булуы ачыкланган.

Үз сәламәтлегеңнең сыйфатын сак-лау һәм тагын да яхшырту бер дә кыен эш түгел, моны һәр кеше дә булдыра ала. Бары тик организмны анда нинди дә булса инфекцияләр барлыкка килүгә этәрмәскә һәм төп «тән сакчысы» булган иммунитетка ярдәм итәргә генә кирәк.

 

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы    материаллары буенча Гөлфия Ханова әзерләде

 

 

Фото: ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса