Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кимибез дә кимибез

Узган дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Ренат Шакиров чыгыш ясады.

Сәламәтлек сагында тору - гаять җаваплы хезмәт. Ул хезмәтнең нәтиҗәсен яшәү дәрәҗәсе һәм аның күрсәткечләре дәлилли.

Әлмәтлеләрнең сәла-мәтлеген саклау, гомерен озайту өчен районда һәм шәһәрдә нинди чаралар күрелә?

- Әлмәт җирлегендә бүген 207 мең 966 кеше гомер кичерә. Кызганыч, әмма районда халык санының кимүе күзәтелә. Бу күренеш  барлык структураларда да сизелә. Моңа эшкә яраклы яшьтәгеләр дә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә керә. Узган елда 1951 бала дөньяга килде. 2021 ел белән чагыштырганда бу 226 балага кимрәк. Гомумән, мондый кимү районда инде 2017 елдан ук күзәтелә башлаган. Шуның белән беррәттән үлем-китем очракларының да 29,8 процентка кимүен күрергә була. Үткән елда 2155 кеше үлгән, 2021 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 927 кешегә кимрәк, - дип санап китте Ренат Мөрсәлим улы.

Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, 50 %лап кешенең үлеменә әле дә шул йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар сәбәпче була икән. Икенче урынны яман шеш авырулары алып тора. Ашказаны һәм эчәк авырулары - өченче урында. Бу төр авыруларны кисәтү буенча районда эш начар алып барылмый, диде сәламәтлек сак-лау идарәсе начальнигы. Шуларның иң нәтиҗәлесе профилактик күзәтүләр оештыру икәнлегенә аерым басым ясады ул. Мисал өчен, диспансерлаштыру чарасын районда 50 меңнән артык кеше узган, шуларның 12704 енә икенчел күзәтү узарга киңәш ителгән. 163 чернобыльче, 1098 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгәннәр, 7651 мәгариф учреж-дениеләре хезмәткәр-ләре, 42023 бала да профилактик күзәтү узган. Бу өлкәдә план 95 процентка үтәлгән.

«Демография» милли проекты кысаларында 2019 ел-да районның барлык поликлиника учреждениеләрендә дә гериатрия кабинетлары ачылган булган. Аларда узган елда гына да 659 кеше дәваланып чыккан, ә 218 кеше район үзәк хастаханәсендә стационарда гериатрия койкаларында махсус медицина күзәтүе узган. Әйбәт, тик әлеге күзәтүләрнең нинди нәтиҗә биргәне турында да мәгълүмат бәян ителгән булса, тагын да яхшырак булыр иде, мөгаен.  

«Мобиль поликлиника» проекты буенча узган елда үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре Әлмәт, Азнакай, Зәй, Сарман районнарына чыгып, 10663 авыл кешесенә медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Әлеге ярдәм барышында 196 авыру очрагы ачыкланган,
698 кеше өстәмә кү-зәтүгә, тагын 83 кеше стационарда дәва-лануга озатылган.
Медицина күзәтүен 46003 бала да узган.

Ренат Шакиров кадрлар мәсьәләсе чишелешенә дә тукталды.

Бүгенге көндә дәва-лау учреждение-ләрендә 503 табиб эшләгәнен бәян итеп узды ул. 2022 елда гына да районга 78 табиб күчеп килгән. Шуңа да карамастан, медицина хезмәткәрләренә кытлык зур. «ТР хөкүмәте грантлары» республика программасы буенча 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр районга 130 табиб килгән, шуларның 5 есе - 2021 елда. 3 табиб «Авыл табибы» программасы буенча эшли.

2022 елда җирле юллама белән 15 кеше укырга җибәрелгән. Максатчан программа буенча республика бюджеты бүлеп биргән акчаларга 72 бәхетле студент медицина факультетында белем алуын дәвам итә булып чыкты. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы районда ачылган яңа дәвалау учреж-дениеләре, кайтартылган заманча җиһазлар
һәм башка төр мөм-кинлекләр турында тәфсилләп сөйләде.

Бар да яхшы, бар да әйбәт, тик, кызганыч, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, дәва-лау сыйфаты, табиб-ларның пациентларга карата мөнәсәбәте әле дә булса түбән дә-рәҗәдә. Бу өлкәдә дә чаралар күрелә башласа, район сәламәтлек саклау өлкәсенең эш-чәнлек сыйфаты югары бәяләнер иде.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса