Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ОРВИга - җитди караш

Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең Әлмәт филиалы статистикасы буенча, узган атна эчендә, 13 февральдән 19 февральгә кадәр, Әлмәттә 1731 кеше тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктырган

Шуларның 767 се - балалар. Алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар исәбе 5 процентка арткан.

ОРВИ белән һәркайсыбыз елга бер тапкыр булса да, ә кайчагында ешрак та очраша. Сер түгел, без салкын тиюгә җиңелчә карыйбыз һәм аны аяк өстендә генә үткәреп җибәрәбез. Әмма беренче карашка бу авыру зарарсыз булып күренсә дә, вакытында дәваланмау куркыныч өзлегүләргә ки-терергә мөмкин.

Авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта нишләргә? Бу хакта табиб-терапевт Айсылу ЯКУПОВА белән әңгәмә кордык.

- Айсылу Ахияровна, ОРВИ турында инде күп беләбез кебек, әмма барыбер билгеләрендә шикләнәбез, башка авыру белән бутыйбыз. Аның төп билгеләре нинди һәм ул ничек уза?

- Кискен сулыш юллары авыруы (ОРЗ) яки кискен сулыш вирусы инфекциясе (ОРВИ) терминнары бер-берсенә охшаш күпсанлы авыруларны үз эченә ала. Аларның төп охшашлыгы - тапшыру юлы һәм симптомнар җыелмасында: берничә көн югары температура саклану, өшү-калтырау, тамак ялкынсынуы, йөткерү, мускуллар һәм баш авыртуы. Сулыш юллары авыруларының иң таралган билгесе - томау төшү, ул риновируслар аркасында килеп чыга. Нигездә, кискен сулыш инфекцияләрен кузгатучылар кеше йөткергәндә, төчкергәндә таралып, тын юллары аша үтеп керә. Шулай ук пычрак куллар белән авыз, борын яки күзләргә кагылганда да йогарга мөмкин.

- Грипптан аермасы нидә?

- Аның билгеләре акрынлап күренә башлый. Гадәттә, ОРВИ хәлсезлек, арыганлыктан, томау төшүдән башланып китә. Авыру активлашканнан соң икенче көнне коры йөткерү өстәлә, ул вакыт узу белән юешкә алышына. Шулай ук тән температурасы күтәрелә һәм 37-38 градус тирәсендә сак-лана. Сирәк очракта гына 38,5 билгесеннән артып китә.

Салкын тию билгеләре алдан сизелсә, грипп кинәт башлана. Ул берничә сәгать эчендә сезнең организмыгызга хуҗа була. Тән температурасы югары күтәрелә (аерым очракларда 40,5 градуска кадәр), мускуллар сызлый, баш авырта, яктылыкка сизгерлек арта. Авыруның беренче тәүлегендә борынга томау төшми. Гриппның иң актив фазасы авыруның өченче-бишенче көненә, ә савыгу сигезенче-унынчы көненә туры килә.

- ОРВИны дәвалау буенча төп чаралар турында да әйтеп китсәгез иде.

- Беренчедән, үзегездә авыру билгеләрен сизгәч тә, башка гаилә әгъзалары белән контактка кермәскә тырышыгыз. Вирусны башкаларга йоктырмас өчен өйдә калыгыз. Әгәр дә өзлегүләр килеп чыгуын теләмәсәгез, авыруны аякта кичермәгез. Катлауланмаган формада булган ОРВИны дәвалау ысуллары: җылы суны күп  эчегез (тәүлегенә ким дигәндә 2,5-3 литр сыеклык); бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, тузаннарны сөртеп торыгыз; витаминнар чыганагы булган яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз; югары тән температурасы булганда, аны төшерүче дару эчегез. Табиб кушмыйча антибактериаль препаратлар кабул итмәгез, чөнки күпчелек очракта кискен сулыш авырулары вируслы этиологияле, ә антибиотиклар вирусларга тәэсир итми. Шулай ук БАДлар һәм югары дозалы поливитаминнар кабул итүдән дә тыелып торырга кирәк, бу организм өчен зарарлы булырга мөмкин.

- Төп профилактик чараларга нәрсәләр керә?

- Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булу вакытын кыскартыгыз. Пычрак кулларыгыз белән авыз, борын яки күзләргә кагылмагыз. Кул гигиенасын үтәгез, кулларны сабын белән яхшылап юыгыз.

 

Бүлмәгезне еш җилләтеп торыгыз, дымландыруны да онытмагыз. Авыру кеше белән контактка кергәндә һәм җәмәгать урыннарында битлекләр кулланыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз, дөрес итеп тукланыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнүне гадәткә кертегез.

 

- Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Барыбыз да исән-сау булыйк!

 

Резедә Шәмсуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса