Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча сәламәтлек мәктәбендә булдылар

Артериаль гипертонияне һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау, риск факторлары һәм дәвалау турында поликлиниканың табиб-кардиологы Алия Садриева сөйләде.

3 февральдә медсанчастьнең актлар залында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Артериаль гипертонияне һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау, риск факторлары һәм дәвалау турында поликлиниканың табиб-кардиологы Алия Садриева сөйләде.

Пациентлар кан басымының  күрсәткечләре һәм аның дәрәҗәсен регуляр контрольдә тоту кирәклеге турында белделәр. Табиб әлеге патология вакытында организмда барган үзгәрешләргә төп басым ясады һәм  билгеләнгән препаратларны ничек кабул итү турында сөйләде. Мисалда тән массасы индексын ничек исәпләргә икәнен күрсәтте.

Лекция тәмамлангач, тыңлаучылар аеруча актив рәвештә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Аларның һәрберсе белгеч киңәшләре һәм тәкъдимнәре, шулай ук тематик белешмәләр һәм листовкалар алды.

Тыңлаучылар мондый сәламәтлек мәктәпләрен үткәрүнең мөһимлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр. Алар арасында Әлмәттән 70 яшьлек пенсионер Дмитрий Николаевич та бар:

- Мин кардиологта күптән исәптә торам, инфаркт, инсульт кичердем. Авыру турында барысын да беләм, мин йөрүче энциклопедия кебек. Сәламәтлек мәктәбендә үзем өчен бик күп нәрсәләр белдем. Табиб барысын да бик яхшы аңлатты. Моны ун ел элек белсәм, йөрәгемне андый хәлгә китермәс идем. Хәзер мин үземнең сәламәтлегемне күзәтәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Тагын ун ел яшәргә телим. Без пенсионерлар белән паркта скандинавия йөреше, иртәнге зарядка белән шөгыльләнәбез. Кешеләрнең күбрәк белүләрен, физкультура белән шөгыльләнүләрен һәм мондый чараларда катнашуларын теләр идек. Сәламәтлек мәктәбен оештыручыларга рәхмәт!

Кан басымының артуы кан тамырларына һәм алар тукландырган органнарга: баш миенә, йөрәгенә, бөерләренә патологик йогынты ясый. Озак вакыт дәвам иткән артериаль гипертония нәтиҗәсендә югарыда аталган барлык патологик процесслар кан тамырлары һәлакәтләренә китерергә мөмкин: инсульт, коронар йөрәк авыруы, миокард инфаркты, йөрәк һәм бөер җитешсезлеге.

Гипертоник авыру үсешенә түбәндәге факторлар йогынты ясый:

- Артык тән авырлыгы. Таза кешеләрдә артериаль гипертония үсеше куркынычы 2-6 тапкыр арта.
- Утырган яшәү рәвеше алып барган кешеләрнең артериаль гипертония үсеше ихтималы физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләргә караганда 20-50% ка югарырак.
- Тәмәке тарту.
-Тозлы, майлы ризыклар һәм спиртлы эчемлекләр куллану.
- Нәселдән килергә мөмкин.

Хроник йогышлы булмаган авыруларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауда диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре зур ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә белгечләр. 

 

 

Фото: Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса