Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт онкодиспансерында пациент мәктәбе ачылды

Беренче кунак-онкопсихолог.

Шеш күзәнәкләре каян килә, онкология үсешеннән ничек котылырга һәм авыру башланганда нишләргә – бу сорауларга турыдан-туры белгечләрдән җавап алырга мөмкин. Республика онкодиспансерының район филиалында пациент мәктәбе эшли башлады.

Үз диагнозыгызны ничек кабул итәргә – бу темага Әлмәт онкодиспансеры каршындагы пациент мәктәбендә очрашу багышланды. Ул яман шеш авыруларына каршы көрәш көне алдыннан эшли башлады. Беренче кунак-онкопсихолог Зөлфия Галимова.

Психолог тыңлаучыларны онкологиягә каршы психологик коралларга өйрәтте. Зөлфия Галимова сүзләренчә, авыр чир белән очрашканда, кеше, кагыйдә буларак, шок, агрессия, килешү аша уза. Ә дүртенче этапта белгечләрнең һәм гаилә әгъзаларының төп бурычы авыруны кабул итеп, көрәш өчен ресурслар таба алсын өчен депрессиягә бирешмәү.

"Табиблар пациент өчен союздаш булырга тиеш. Димәк, өмет һәрвакыт кешедә булырга тиеш", – дип ассызыклады онкопсихолог Зөлфия Галимова.

Рактан тышкы яктан да сәламәт кешеләр сакланырга тиеш. Авыруга каршы куркыныч корал-сәламәтлек турында кайгырту. Онкология иртә диагностикадан курка. Авыруны профилактикалау өчен, диспансерлаштыру һәм үз-үзеңне тикшерү турында онытмыйча, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

"Теләсә нинди шикаятьне мөстәкыйль рәвештә, нинди дә булса халык чаралары белән дәвалап булмый, ә кеше тикшерелергә тиеш",-дип кисәтә республика онкология диспансерының Әлмәт илиалы поликлиникасы мөдире Искәндәр Гатин.

Зурайган лимфа төеннәре, тире, миң  тапканда участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул берничә тикшерү бирәчәк. Әгәр дә табиб яман шеш авыруыннан шикләнсә, пациент онкологка юллама алачак.

"Безнең учреждениедә барлык дәвалау-диагностика манипуляцияләре үткәрелә", – дип билгеләп үтте Искәндәр Гатин.

Ә пациент мәктәбенең бурычы-халыкны авыруның үзенчәлекләре турында белемнәр белән коралландыру. Лекцияләргә теләгән һәркем йөри ала. Киләсе дәресләрнең датасы, вакыты һәм темасы турында мәгълүмат «ВКонтакте»да онкодиспансерның рәсми битендә пәйда булачак.

 

 

Фото: Республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса