Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Таҗлы вирусың бер кырыйда торсын

Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 82 %ка арткан.

ТРның Баш санитар табибы карары белән 15 декабрьдән республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә чикләү чаралары гамәлгә керде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар белән очрашуларны тыйды.

Моннан тыш, бу учреж-дениеләргә килүчеләр һәм персонал мәҗбүри тәртиптә битлек кию режимын үтәргә, көнгә ике тапкыр термометрия узарга тиеш. Балалар бакчаларындагы һәм мәктәпләрдәге төркемнәрдә һәм сыйныфларда, грипп яки ОРВИ белән авыру сәбәпле, балаларның 20 һәм аннан да күбрәк проценты булмаса, укыту һәм тәрбия процессын туктатырга дигән күрсәтмә дә бирелде. Кертелгән чикләүләрне төгәл үтәүне күздә тотып, социаль учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә дезинфекцияне һәм керү юлындагы фильтрларның эшен көчәйтүгә, хезмәт коллективларында эпидемиягә каршы санитария таләпләренә
аеруча зур игътибар бирелә.

Газетабызның алдагы санында бу сезондагы вирусларның күпчелеген H1N1 штаммы (дуңгыз гриппы) тәшкил итүен хәбәр иткән идек инде. Дуңгыз гриппы белән авыру башка грипп вакытындагы кебек үк. Чир кинәт башлана, тән температурасы 38,5 градустан югарырак була, баш, мускуллар авырта. H1N1 вирусының үзенчәлеге шунда, ул тиз тарала һәм үпкәләрне ялкынсындыра, аны гриппоз пневмония дип атыйлар. Covid-19
белән авырган кешеләр, өлкәннәр, балалар һәм
хроник чирләре булучылар өчен грипп аеруча куркыныч.

Грипптан саклануның иң ышанычлы ысулы булып прививка ясату тора. Бүгенге көндә Әлмәт районында яшәүчеләрнең илле проценты әлеге прививканы ясаткан. Табиблар декабрь азакларында грипп дигән  яман авыруның аеруча көчәеп китәргә мөмкин булуын да хәбәр иттеләр. Гыйнвар һәм февраль айларында да дәвам итәчәк әле ул. Шуңа күрә аннан саклану чараларын вакытында күрү зарур.

Бүген инде Әлмәт җир-легендә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция йоктыручылар байтак. Араларында балаларның күп булуы борчылырга мәҗбүр итә. Укучылар гриппны мәктәптә йоктырып өйләренә алып кайталар, аннан соң шул балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары чирли башлый. Шулай итеп гаилә белән чирләүчеләр Әлмәттә хәзер шактый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат-ларына караганда, бүгенге көндә ОРВИ буенча карантин республиканың 82 мәк-тәбенең 338 сыйныфында кертелгән, ә Әлмәттә исә бер мәктәп ике көнгә ябылып та торган. 

- Мәктәпләрдә балалар күп чирли, шуңа да күп кенә сыйныфлар ябылды, укучыларның күпчелеге өйдән торып укый әлегә, - дип белдерде Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина.

Авыл мәктәпләрен дә читләтеп узмаган ОРВИ. Яңа Нәдер мәктәбендә ике сыйныфны ике көнгә ябып торганнар торуын, балалар «удаленка»да укып алганнар. Ә менә Яңа Кәшер, Иске Михайловка мәктәпләрендә авыручылар саны бик аз, әлегә элеккеге режимда эшлибез, дип хәбәр иттеләр.

Белгечләр таҗлы вирус белән янәшә йөргән тагын бер зәхмәтле вирус турында да истән чыгармаска куша. Бу - метапневмовирус. Ул өске сулыш юллары зарарланудан гыйбарәт. Метапневмовирус вакытында көчле ютәл, бизгәк күзәтелә, тын кысыла, баш авырта, эчәклек эшчәнлеге дә бозыла. Әлеге инфекциягә каршы вакцина да юк икән. Үзләренең балаларында бу симптомнарны күзәтүче әти-әниләргә кичекмәстән чарасын күрергә, баланы бакчага, мәктәпкә җибәрмәскә киңәш бирә табиблар. Балаларыбызны яман авырулардан бергәләп саклыйк, барыбыз да исән-сау гына була  күрик!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса