Санитар иминлек - иң беренче чиратта
Кеше сәламәтлеге өчен аның организмына зыян китерердәй матдәләрнең, инфекцияләрнең булмавы, әйләнә-тирә мохитның чиста булуы мөһим.
Башкарма комитетта булып узган чираттагы эшлекле киңәшмәдә нәкъ менә шушы актуаль теманы күтәреп чыктылар.
Роспотребнадзорның ТР буенча Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина агымдагы елның ун аенда Әлмәт җирлегендә йогышлы авыруларның өчләтә артуы күзәтелүен хәбәр итте. Инде күптән онытылып барган скарлатинаның 57 процентка, җил чәчәгенең 70 процентка артуы, әлбәттә, борчылырга мәҗбүр итә. Туберкулез белән авыру очракларының күрсәткече дә 35,7 процентка арткан. Шул ук вакытта сифилис, вируслы эчәк, ОРВИ авырулары кими төшкән.
- Таҗлы вирус инфекциясе белән без инде өч ел рәттән бергә яшибез. СОVID-19 белән авыручы балаларның саны бераз кими төшүе уңай күренеш. Йогышлы авырулардан үлүнең 50 очрагы теркәлде. Бер кеше туберкулездан, тагын 1 се ВИЧ-инфекциядән, 20 кеше СОVID-19 авыруыннан, 28 кеше пневмониядән вафат булдылар.
Иң борчыганы - халыкның флюорография күзәтүе узудан баш тартуы. Бу бит иң беренче чиратта кешеләрнең үзләре өчен кирәк. Югыйсә, үпкәләрне күзәтеп, тикшереп тору туберкулез авыруын яки онкологияне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.
2022 елның ун аенда нозологик формалардагы авырулардан саналган корсак тифы, сальмонеллез, дизентерия, туляремия, түләмә, бруцеллез, талпан энцефалиты, котыру, малярия кебек чирләр бөтенләй теркәлмәде. Кызамык, полиомиелит, дифтерия, эпидемик паротит, грипп кебек авырулар белән хәл шулай ук әлегә тотрыклы.
Шулай да балаларына прививкалар ясатудан баш тартучы ата-аналар, гаиләләр булуы уйланырга мәҗбүр итә. Өлкәннәр арасында да профилактик прививкаларга җиңел карашта булучылар байтак бит.
Район буенча шундый 300 дән артык кеше исәпләнә. Бары тик дөньякүләм иммунизациянең генә чәчәк авыруын бетерергә мөмкинлек биргәнен, ә полиомиелитны ликвидацияләү стадиясенә җиткергәнен онытып бара шул халык. Гриппка каршы прививкалар быел районда 128776 кешегә, шул исәптән 33175 балага ясатылырга тиеш. Милли проект кысаларында үткәрелә торган әлеге чара бүгенге көндә 52,99 процентка үтәлгән. Прививкалар ясату студентлар, армия сафларына алынучылар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, социаль учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында түбән дәрәҗәдә, - дип ассызыклады Ирина Владимировна.
2022-2023 елдагы эпидем-сезонның үзенчәлеге - дүрт валентлы вакцина куллануда. Аңлашылганча, әлеге
вакцина дүрт төрдәге грипп-тан саклый булып чыкты.
Баш санитар табиб Әл-мәтнең территориаль бү-легенә халыкның төрле гозерләр белән мөрәҗә-гать итүен дә бәян итеп уз-ды. Шуларның иң күбесе (39 мөрәҗәгать) торак бүлмәләрдә яшәү шартларына кагыла икән. Икенче урында (15 мөрәҗәгать) эчә торган суның сыйфатына, өченче урында (13 мөрәҗәгать) халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр. Узган елгыга караганда әлеге эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр быел күбрәк булган.
Тәрбия һәм укыту шартларына, авыл җирлекләрендәге һава торышына, медицина оешмаларының эшчән-легенә кагылышлы гозерләр дә шактый күп булган. Авыл җирлекләрендә сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә 3 агулану очрагы теркәлгәнлеге дә мәгълүм булды. 2 очрак районыбызның Рус Акташы авылында һәм бер очрак Яңа Нәдердә теркәлгән.
Күргәнебезчә, тормышыбыз гел үзгәрештә. Шуның белән беррәттән санитар-эпидемиологик күзәтчелектә дә хезмәт алымнары һәм карашлар гел үзгәреп тора. Шуңа өстәп пандемия дә үз сабакларын бирде. Тик әлеге алымнар үзгәрсә дә, төп бурыч булып кешеләр сәламәтлеген саклау кала бирә.
Шөкер, безнең районда санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы, алга таба да шулай булыр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа