Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан тамчысы гомерләрне саклап кала

Җир шарындагы һәр өч кешенең берсенә үз гомерендә бер тапкыр булса да кан яки аның компонентларын салырга туры килә.

1881 елның   25 сентябрендә бүгенге медицина үсешенә сизелерлек йогынты ясаган вакыйга була - бу көнне Британия табибы Джеймс Бланделл кешедән кешегә кан салу буенча дөньяда беренче операция үткәрә.

Операция уңышлы тәмам-лана: бала тапкан вакытта күп кан югалткан хатын тиз арада савыгып аякка баса. Шул вакыттан башлап кан салу әллә ничә йөз мең кешенең гомерен саклап кала. Кан яки аның компонентларын салу җитди операция, төрле һәлакәтләр вакытында сәламәтлекне генә түгел, гомерне дә саклап калырга мөмкинлек бирә. Бала табуның авыр очрагында да табиблар кан запасына таяналар. Медицина күптән алга китсә дә, кызганычка каршы, кан һәм аның компонентларын бары тик кеше генә тапшыра ала. Андый кешеләрне ирекле донорлар диләр. Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан Әлмәт кан үзәгендә Донорлар көне узды. Анда 149 әлмәтле катнашты. Араларында актив донорлар да, бирегә тәүге кат килүчеләр дә бар иде. Әлмәт кан үзәгенә килүче һәркемне Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре каршы алды. Алар кешеләр сәламәтлеген саклауга өлеш кертүчеләргә бүләкләр әзерләп, хәерле юл теләп озатып калдылар.

Кан һәм аның компонентларын әзерләүдә үзәк белгечләре даими эш алып баралар. Ел дәвамында алар үзләренә караган республиканың көньяк-көнчыгышындагы тугыз район хастаханәләренә мөһим булган чималны әзерләп озатып торалар.

- Бүгенгедәй акцияләрдә без донорлар базасын тулыландырабыз. Беренче тапкыр килүче сау-сәламәт яшьләр арасыннан актив кан доноры булырдайларны сайлап алабыз. Соңрак алар белән шәхси эш алып барабыз. Мисал өчен, беренче төркем кан яки аның компонентлары кимеп китә икән, бу запасны тулыландырыр донорларны чакырып алабыз. Шулай итеп ел дәвамында үзәктә 5 тонна кан һәм аның компонентлары әзерләнә, - ди Әлмәт кан үзәге баш табибы Әсхәт Мортазин.

 Сүз уңаеннан, биредә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлнара Нуруллина район башлыгы Тимур Нагуманов кулыннан Мактау грамотасы һәм чәчәкләр бәйләме алды. Гөлнара ханым шәфкать туташы булып 1996 елдан бирле хезмәт итә. Башта ул район үзәк хастаханәсендә эшләгән, 2018 елдан бирегә күчкән.

- Әнием еш авырый иде минем. Укып чыгып аңа ярдәмче, терәк буласым килде. Эшемне бик яратам. Бүген без хезмәттәшләребез белән үзәктә мөһим эш башкарабыз, алмаш булмаган кан һәм аның компонентларын әзерлибез, - ди Гөлнара Нуруллина.

Иң башта донор булырга теләүчеләр гомуми кан анализы тапшырып үз сәламәтлеген тикшерергә тиеш. Анализлар тиз арада - 3-6 минут эчендә әзер дә була. Әгәр дә беренчел күрсәткечләр рөхсәт итсә, донор терапевтка күренә. Биредә инде барлык сорауларга җентекләп җавап бирәсе, буй, гәүдә авырлыгын, кан басымын үлчисе була. Донорлыкка яраклылыкны табиб кына билгели.

Тапшырылган кан яки плазма үзәкләрдә күпкатлы тикшерү уза. Аннан плазма, тромбоцитар масса, эритроцит эремә кебек препаратлар ясыйлар, аларны тиешле шартларда саклыйлар.

Донорлык өчен 18 яшь тулган булу шарт, әлбәттә инде, бу изге эшкә бары тик сәламәт кеше генә яраклы. Гепатитның төрле формаларын кичергән, туберкулез белән авырган, күз күреме 6 диоптрийдан артык булган кешеләр, шулай ук йөкле хатын-кызлар донор була алмый.

Кан биргәннән соң, донорга тапшыру көненнән алып ел буена ике түләүле көн, шул ук вакытта 930 сум күләмендә акчалата компенсация бирелә.

Сүз уңаеннан, донорлар, гадәттә, башкаларга караганда уртача 5 елга озаграк яшиләр, аларның иммунитетлары ныграк, йөрәкләре яхшырак эшли, ди белгечләр. 

 

 

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса