Тимур Нагуманов: «...Чын-чынлап сакларга кирәк»
Гыйнварның соңгы көнендә Яшьләр үзәгендә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Идел буе федераль округының студентлар медицина отряды белән очрашты.
Чарада шулай ук VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров, «Россия Студентлар Отрядлары» Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының үзәк штабы медицина юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова, шәһәребез медицина учреждениеләре баш табиблары катнашты.
Медицина десанты - 2019 елда Президент Владимир Путин, ә быел РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагаев тарафыннан шәхсән хупланган «РСОның кар десанты» патриотик акцияләренең бер юнәлеше. Ул ТР студентлары даирәсендә тәүге тапкыр барлыкка килгән студентлар медицина отрядларының эзлекле чарасы булып тора. Кышын каникуллар һәм җәйге чорда хезмәт семестры вакытында студентлар отрядлары үзәк район хастаханәләре белән бергә эшләү һәм халык белән үзара хез-мәттәшлек итү өчен республика районнарына чыгалар.
Район башлыгы Тимур Нагуманов үзе-нең сәламләү сүзендә десантның әһәмиятен билгеләп үтте: «Бу безнең өчен мөһим проект. 2020 ел, табибларның һәм персоналның лимиты чикләнгән медицина ресурсы икәнлеген дәлилләп, аларга карата безнең мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртте. Медикларны чын-чынлап сакларга кирәк. Аларның тырыш хезмәте, фидакарьлеге бәрабәренә без соңгы вакытта булган күңелсез вакыйгалар нәтиҗәләрен мөмкин булганча киметә алдык».
Тимур Нагуманов шулай ук проектның мондый форматы кызыклы һәм кирәкле булуын ассызыклады.
Студент-медикларга мөрәҗәгать итеп ул: «Укуыгыз тәмамлангач, бәлки Әлмәт шәһәренә килү турында уйланырсыз. Әлмәт сезне көтә. Биредә сез алган белемнәрегезне практикада кулланып, югары квалификацияле белгечләр булып җитешә алачаксыз», - диде.
Идел буе федераль округы студентлар медицина отрядының тарихы 2019 елның кышында ТР Зәй муниципаль районында башлана. Үз округы форматында ул медицина десантларына старт бирә. Ул вакытта беренче десантның җитәкчесе Кристина Сидорова була, ә бүген бу акция Татарстан районнарында гына түгел, Россиядә дә уза.
Кристина Сидорова шулай ук Россия медицина отрядлары эш-чәнлеге һәм десантның әһәмияте турында да сөйләде.
Азат Ягафаров башкарган эшләре өчен студентлар десантына рәхмәт белдерде. «Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Безнең төбәккә тагын килүегезне көтеп калабыз», - диде ул.
Алга таба бүләкләү тантанасы булды. Округ акциясендә катнашучы студентлар Әлмәт муниципаль районы башлыгының һәм Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Очрашу традицион фотосессия белән тәмамланды.
ӘМР башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа