Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары корсак аортасы аневризмасы өзелгән ир-атның гомерен саклап калган

Патологияне Бөгелмә белгечләре ачыклап, пациентны "Медсанчасть"нең йөрәк-кан тамырлары үзәгенә вакытында җибәргәннәр.

Әлмәтнең медсанчастенә Бөгелмәдән 70 яшьлек пациент китерелгән иде. Бөгелмәдә аның корсак аортасы аневризмасы өзелүе ачыклана. Ир-атта югары артериаль кан басымы, кискен авырту синдромы, шок хәле күзәтелә. Бу хакта «Татнефть» медсанчасте хәбәр итә.

Пациентка ашыгыч рәвештә компьютер томографиясен үткәрелгән, анда  8 см зур аневризма расланган һәм зур  гематома булган.

Ирне ашыгыч рәвештә операциягә озатканнар. Операция уңышлы уза.ул инде өендә, хәзер ул табибның амбулатор күзәтүе астында.


Табиблар Бөгелмә  коллегаларына дөрес диагноз куйган һәм пациентны йөрәк-кан тамырлары үзәгенә вакытында җибәргән өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса