Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә яшәүче һәр кеше бушлай медицина тикшерүе уза ала

Мондый мөмкинлекне милли проект кысаларында медицина профилактикасы үзәге бирә.

Тикшерү комплексы үсешне һәм авырлыкны үлчәүне, йөрәк һәм кан тамырларының торышын тикшерүне, кандагы гомуми холестерин һәм глюкозаны экспресс-анализлауны, сулыш системасы функцияләрен бәяләүне, тәннең күзәнәк-май массасын исәпләүне, стоматология һәм офтальмология кабинетларында тикшерүне, дәвалау физкультурасы кабинетына бару мөмкинлеген, белгечләр консультацияләрен үз эченә ала.

Медицина тикшерүеннән соң пациентларны табиб-терапевт консультациясе, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр көтә.

Уреждениенең күчмә бригадасы баш табиб Гаяз Муллахмәтов һәм баш шәфкать туташы Ольга Шәрәфиева белән бергә «Ветеран» үзәгендә «Сәламәтлек десанты» акциясе үткәрде. Анда 30 кеше катнашты. Кан басымын, кандагы холестерин һәм глюкозаны үлчәделәр, дөрес туклану, шикәр диабетын профилактикалау, холестерин дәрәҗәсен нормальләштерү буенча киңәшләр бирделәр.


Үзәк белгечләре ассызыклаганча, акциядә катнашучыларның барысында да диярлек холестерин һәм глюкоза арту ачыкланган. Алар һәркемгә елга бер генә тапкыр булса да тикшерү узарга киңәш итә.

Медицина профилактикасы үзәгендә медицина тикшерүе алдан язылу буенча үткәрелә. Аны 8(8553) 32-29-74 һәм 8(8553) 32-37-28 телефоннары аша алып баралар. Мөрәҗәгать иткән вакытта үзең белән паспорт,  полис һәм иминият таныклыгы булырга тиеш. Үзәк Тельман урамы 56А адресы буенча урнашкан (өченче поликлиника бинасы).


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса