Авылның «ак чәчәге»
Соңгы елларда республикабызда авыл җирлегендәге фельдшерлык-акушерлык пунктларында, поликлиникаларда медицина хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирелә башлады.
Бу уңайдан Татарстанда махсус программа да кабул ителде.
2022-2025 еллар дәвамында республикада модульле технологияләрне кулланып 116 ФАП төзү һәм 302 фельд-шерлык-акушерлык пунктын ремонтлау күздә тотыла. Бу - беренчел медицина ярдәме күрсәтүне авылларда да заманча һәм уңайлы шартларда алып бару мөмкинлеге тагын да артачак дигән сүз.
Әлмәт районы торак пунктларында яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәмен бүгенге көндә 51 ФАП, 7 амбулатория һәм ике учас-ток хастаханәсе күрсәтә. Соңгы елларда авылларда берничә яңа ФАП төзелеп куллануга тапшырылды. Әле былтыр гына Урсалбаш авылында яңа заманча ФАП эшли башлады. Нефтьчеләрнең, депутатларның ярдәме белән ремонт үткәрелгәннәре дә байтак.
Мисал өчен, Яңа Нәдер авылындагы фельдшерлык-акушерлык пункты 1976 елда төзелгән. Үз вакытында ул районның иң заманча медпунктларыннан берсе саналган. Биредә шәфкать туташы булып Любовь Толмачева эшләгән. 1989 елдан башлап авыл халкына медицина ярдәмен фельдшер Вәсилә Заһидуллина, шәфкать туташлары Земфира Нәҗмиева, Гөлнара Насыйбуллиналар күрсәтә. Түбән Кама медучилищесын тәмамлап, Яңа Нәдер авылына юллама белән килгән Сарман районы кызы Вәсилә Әмирҗан кызы Заһидуллина үзенең бүгенге көндәге эшчәнлеге белән уртаклашты.
- Яңа Нәдер авылына килеп медпунктта эшли башлавыма быел 1 апрельдә төп-төгәл 33 ел була инде. Шушында килеп төпләнеп, гаилә кордым, тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстердек. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 1500 ләп кеше гомер кичерә. Аларның сәламәтлеген кайгырту - безнең төп бурычыбыз. Бер хезмәткәребезнең декрет ялында булуы сәбәпле, әлегә авылдашларыма медицина ярдәмен күрсәтүне үзем генә башкарам. Эш сәгатьләре билгеләнгән булса да, безнең хезмәтебез тәүлек буе дәвам итә бит. Авырып кит-кәннәргә вакытында тиешле ярдәмне күрсәтергә, кирәк булганда шәһәр табибларына җибәрүне оештырырга тырышабыз. ФАП кирәкле медицина җиһазлары белән комплектлаштырылган, дарулар белән тәэмин ителешне дә җайга салабыз. Бинабызга ремонт еллар дәвамында даими ясалып торды. Әлеге эштә депутат Наил Ибраһимовның булышлыгы зур булды. Махсус транспортыбыз юк, әмма мин үзем машина йөртәм. Пандемия чорында эш тә, җаваплылык та икеләтә арта төште. Тик зарланып утырырга вакыт юк. Барысын да эшләргә тырышабыз, районнан да даими ярдәм итеп торалар. Мисал өчен, авыл халкына профилактик күзәтүне уздыруда мобиль медицина комплексы ярдәмгә килә. КАМАЗ базасында эшләүче автоном күчмә поликлиника бик уңайлы. Кирәк булган барлык табибларны узарга була. Өлкән яшьтәгеләр өчен авыл җирлекләрендә социаль яклау идарәсе белән берлектә «65+» программасы да эшли. Пенсионерларга анализ бирү, табибларны үтү өчен машина бүлеп бирелә. Өлкәннәр белән берлектә сабыйлар һәм мәктәп балалары да җентекле медицина күзәтүе уза. Гомумән, менә шундый тулы тормыш белән яшибез, эшлибез, - диде Вәсилә Заһидуллина.
Әйе, шушындый, Вәсилә ханым кебек булдыклы, фидакарь кешеләр булганда Яңа Нәдер авылы халкының сәламәтлеге ышанычлы кулларда булуын аңлыйсың. Авылда фельдшер булып хезмәт кую икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Аларга берочтан педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә бит. Ә Вәсилә ханым үзенең эшен энәсеннән җебенә кадәр белә. Аның исеме районда гына түгел, республикада да бик яхшы таныш. Яңа Нәдер авылының ФАП мөдире 2019 елны Әлмәт районы данын яклап «Ак чәчәкләр» республика бәйгесендә дә катнашып призер булды.
- Авыл кешеләренең сәламәт булуларын күрү үзе зур шатлык бит ул. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә дә мин авылдашларымны диспансерлаштыру чарасын вакытында узарга чакырыр идем, - ди фельдшер. Аның белән килешми мөмкин түгел. Эшегездә уңышлар сезгә, Вәсилә ханым!
РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа