Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә җитлекми туган балалар көненә багышлап, бәйрәм оештырдылар

Статистика буенча, балаларның якынча 5-7 проценты җитлекми туа.

Ноябрь аенда ел саен җитлекми туган балалар көне билгеләп үтелә. Статистика буенча, һәр унынчы йөклелек вакытыннан алда бала табу белән тәмамлана. Бу сабыйлар 500 грамм авырлыкта да булырга мөкин. Табибларның бурычы-баланың исән калуы гына түгел, аның вакытында туган яшьтәшләреннән аерылмавы да.

Сабыйга кояш нурлары эләкмәскә тиеш, шуңа күрә бокс ябык. Мондый балалар гомеренең беренче минутларыннан ук реанимацион ярдәмгә мохтаҗ. Бала мөстәкыйль суларга өйрәнгәнче, органнар эшен махсус аппарат тәэмин итә. Хәзер шәһәрдә яңа туган балаларның реанимация һәм терапия бүлегендә 2 сабый бар.

"Әни шулай ук шәфкать туташларына ярдәм итә, памперсны алыштырырга, күзәтү битен язарга өйрәтәбез, ягъни әни шулай ук актив булыша", – дип сөйли анестезиолог-реаниматолог Максим Филиппов.


Реанимация бүлеге мөдире практикасында иң авыр очрак-Ютазы районыннан китерелгән бала. Ул реанимациядә 98 тәүлек булган.

«Безнең өчен баланың авырлыгы роль уйнамый, барысы да баланың торышына бәйле, ягъни бала мөстәкыйль суларга, минималь туклануны үзләштерергә, ягъни  тормышка яраклашканын минималь дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш», – дип билгеләп үтте яңа туган балаларның реанимация һәм терапия бүлеге мөдире Мансур Галиев.

Табиблар җитлекми туган балаларга 100 процентлы йоннан кием файдалы, диләр. Кечкенә күләмле мондый киемнәр кибетләрдә сирәк сатыла, ә бала вакытыннан алда туган гаиләләрнең моңа вакытлары җитми. 

"Җитлекми туган барлык балалар да еш кына апноэга дучар ителә, ягъни сулыш тукталышы, сулыш үзәге җитлекмәгән, шуңа күрә балаларга йон кием кигерергә кирәк. Мондый киемне «28 петель» клубында катнашучылар булдыра", – дип сөйли Максим Филиппов анестезиолог-реаниматолог.

Медиклар үзләренең кечкенә пациентлары өчен бәйрәм оештырдылар. Әти-әниләрнең кайберләренең табибларга рәхмәт хисеннән күзләре яшьле иде. 

Статистика буенча, балаларның якынча 5-7 проценты җитлекми туа. Әлмәт яңа туган сабыйлар реанимациясенә ел эчендә  170-200 сабый эләгә.

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса