Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күкрәк яман шешен кисәтү зарур

Хатын-кызлар арасында сөт бизе яман шеше - киң таралган авыру.

Әлеге мәкерле чир Әлмәт районы гүзәл затлары арасында да беренче урынны били.

Авыруны иртә ачыклау - соңгы стадияләр белән чагыштырганда гади һәм тиз дәвалауның төп факторы. Онкология кабинеты пациентлары сафын тулыландырмас өчен хатын-кызларга нәрсә турында белергә кирәк? Бу турыда Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы хирург-онкологы Брилиант ВӘЛИЕВА белән сөйләштек.

- Брилиант Фаиловна, күкрәк яман шешенең төп факторларын әйтеп китә алмассызмы?

- Авыруны төрле факторлар китереп чыгарырга сәләтле. Монда хроник гинекологик, сөт бизләре авырулары (мастопатия, фиброаденома), соң бала табу, бала имезүдән баш тарту, иртә башланган күрем циклы, бик соң килгән менопауза, тәмәке тарту кебекләр дә керә. Әлбәттә, нәселдәнлек тә зур роль уйный.

- «Сөт бизе яман шеше» дигән диагнозны хатын-кызларга кайсы яшьтә күбрәк куялар?

- Ешрак 50 дән узган хатын-кызларда очрый, әмма онкология яшәрә һәм хәзер аны 30 яшьлек хатын-кызларда да табалар. Мәсәлән, бездә 1987 елгы пациент бар.

- Бу авыруны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә мөмкин?

- Һичшиксез, диспансеризацияне узып тору мөһим. Ул авыруны иртәрәк стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Моңа җаваплы карарга өндим, чөнки нәкъ диспансеризация вакытында хатын-кызларның күкрәкләрендә ниндидер шешләрне, төерләрне сизеп алып була. Шулай ук һәр хатын-кыз күкрәген үзе тикшереп торырга тиеш. Әгәр ниндидер тыгызланулар, авырту, шик булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 39 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга маммография процедурасы узып тору зарур. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен читкә куймаска: көн саен күп хәрәкәттә булырга, саф һавада ешрак йөрергә, начар гадәтләрдән баш тартырга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, дөрес тук-ланырга кирәк һ.б. Тагын бер мөһим кагыйдә - кояшта кызынган вакытта тиренең пешүенә юл куймагыз.

- Үз-үзеңне ничек дөрес тикшерергә?

- Билгә кадәр чишенергә, башта басып, соңрак ятып, күкрәк бизләрен кул белән капшап чыгарга кирәк. Күкрәкләрегез бер формада, бер үлчәмдә һәм симметрик булырга тиеш. Кызарган, каралган урыннарга да игътибар итегез. Култык астындагы бизләрне дә карап чыгыгыз.

- Газета укучы гүзәл затларыбызга нинди теләкләрегез бар?

- Хатын-кызлар үзләренә аеруча игътибарлы булсыннар иде. Сәламәтлегебез үзебезнең кулда. Онытмагыз - күкрәкләрне тикшереп тору онкология очрак-ларын киметүгә булышлык итә. Сәламәт булыгыз, барлык авырулар да сезне читләтеп үтсен!

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса