Сак булыгыз: грипп!
Менә килеп тә җитте... Таҗлы вирус белән дустанә мөнәсәбәтләр дә корды. Нәрсә ул дисезме? Әлбәттә, грипп.
Россиядә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сентябрь башыннан ике тапкырга арткан, дип хәбәр итте пәнҗешәмбе көнне Рос-потребнадзор башлыгы Анна Попова.
Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең Әлмәт филиалы статистикасы буенча, районда грипп очраклары теркәлмәгән. 1 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр ОРВИ белән авыруның 7822е очрагы теркәлгән, шул исәптән 5198 е – балалар.
Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта нишләргә? Бу турыда Әлмәт шәһәренең табиб-терапевты Айсылу Якупова белән сөйләштек.
- Айсылу Ахияровна, көз җиткән саен безне грипп йөри башлады, дип куркыталар. Табибә буларак әйтегез әле, бу чир, чыннан да, шулай куркынычмы?
- Әйе, чыннан да, грипп – ул иң агрессив һәм алдан фаразланмый торган йогышлы авыруларның берсе. Аның белән һәр кеше авырый ала. Гриппны китереп чыгаручы булып вирус тора. Ул йогышлы кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең йоткылыгы өстенә эләгә. Күпчелек кешеләр грипп белән берничә көн генә авырый, ә кайберләре җитдирәк чирлиләр. Чирнең авыр үтүе дә мөмкин, хәтта үлем очраклары да бар. Грипп вакытында булган хроник авырулар кискенләшә, моннан тыш, грипптан өзлегүләр дә бар.
- Нинди өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин?
- Грипптан соң өзлегүләр 10-12% пациентта теркәлә. Аларның күбесе авыруның беренче көннәрендә үк өзлегә һәм кичекмәстән госпитализацияләүне таләп итә. Төрле өзлегүләр булырга мөмкин. Әйтик, үпкә ягыннан өзлегүләр (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония грипптан үлем очракларының күпчелеген тәшкил итә. Югары сулыш юллары һәм ЛОР-органнар (отит, синусит, ринит, трахеит), йөрәк-кан тамырлары (миокардит, перикардит), шулай ук нерв системасы ягыннан (менингит, энцефалит, невралгия) өзлегүләр күзәтелә.
- Бүгенге көндә иң актуаль, халыкны борчый торган сорауларның берсе: гриппны ковидтан ничек аерырга? Аның билгеләре нинди?
- Грипптан коронавирусның төп аермасы - инкубация чоры (инфекциядән башлап беренче билгеләр күренгәнгә кадәр вакыт). Грипп үзе турында 1-4 тәүлектә белдерә. Аның инкубация чоры уртача 2-3 көн тәшкил итә. Коронавирус организмда күбрәк вакыт үрчи. Аның инкубация чоры 14 көнгә кадәр җитә. Күпчелек пациентларда симптомнар инде 5нче көнгә үк сизелә, әмма соңрак барлыкка килергә дә мөмкин. Ковид башланганда температура, баш, мускуллар, күзләр авыртуы булмаска мөмкин. Ковид инфекциясенә аяктан ега торган хәлсезлек хас. Томау, тамак авырту һәм ютәлгә килгәндә - бу билгеләр охшаш һәм ешрак уртача характерлы.
- Профилактик чаралар турында да әйтеп узсагыз иде.
- Профилактик чаралар бик мөһим. Аларны үтәү артык мәшәкать тудырмый. Гриппка каршы прививканы эпидемия сезоны башланганчы ясатыгыз. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз. Кешеләр җыелган урыннарда битлектән файдаланыгыз. Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез. Кулларны сабын белән яхшылап юыгыз. Шулай ук борын куышлыгын да игътибарсыз калдырмагыз. Бигрәк тә урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң. Бүлмәгезне еш җилләтеп торыгыз, дымландыру да зарур. Даими рәвештә бүлмәләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп алырга. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз, дөрес тукланыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнүне гадәткә кертегез.
- Грипп белән авырып китсәң, нишләргә?
- Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табибка күренү мөһим. Өзлекмәс өчен авыруны аяк өсте үткәрмәгез. Күп итеп витаминлы эчемлекләр, морслар эчегез. Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.
- «Әлмәт таңнары» укучыларына сезнең теләкләрегез.
- Хәзерге вакытта эпидемиологик хәл шактый катлаулы, шуңа күрә, үзегезнең исәнлегезгә җитди карагыз. Үз-үзегезне саклап, исән-сау булыгыз!
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа