Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Буыннар авыртканда

Гадәттә «Аяк-кулың сызлаусыз булсын» дип теләк телиләр. Әлеге сүзләрнең мәгънәсенә яшьләр әллә ни игътибар итмәсә дә, өлкәннәр моны яхшы аңлый.

Иртәме-соңмы, һәркемне остеоартроз (дөресрәге, остеоартрит) дигән авыру борчый башлый. Бер карасаң бу буыннар картаюның табигый процессы кебек, ләкин күпчелек очракта ул түзмәслек сызлану һәм яшәү рәвешенең бозылуын, төрле күңелсезлекләр бүләк итә. Авыру нигезендә буын кимерчәгенең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы ята.

Картаю процессын тулысынча туктатып булмаган кебек, артрозны да булдырмый калу мөмкин түгел. Әмма озак еллар буена актив рәвештә хәрәкәттә булыр өчен, бу процессны әкренәйтеп була. Моның өчен авыруның сәбәпләрен, механизмнарын һәм аларга тәэсир итү ысулларын белергә кирәк.

Бу хакта Әлмәтнең 3 нче поликлиникасыннан ревматолог, табиб-терапевт Линера Кәримова менә нәрсәләр сөйләде.

Артрозның төп сәбәпләренә дисплазия (буын үсеше һәм төзелеше патологиясе), буын җәрә-хәте (егылу, бәрелү), артык тән авырлыгы, физик хезмәт (озак аяк өсте тору белән бәйле эш яки, киресенчә, утырып эшләү), генетика керә.

Буыннар сәламәтлеген саклау буенча түбәндәгеләрне киңәш итәргә мөмкин:

1. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Еш кына остеоартритлы авырулар 2 килограмм югалткан очракта да, нәтиҗәсен сизә.

2. Туклануга игътибар итегез. Гиалурон кислотасы һәм хондроитин кимерчәк төзелешенә уңай тәэсир итә. Кешенең рационында алар койкада, желеларда, кесәлдә, мармеладта бар.

3. Организмга Д витамины тиешле күләмдә керергә тиеш. Аеруча климакс чорында һәм 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызларда.

4. Буыннарга йөкләнешне киметү зарур. Авыр күтәрүне чикләгез, авырлыкны кулларыгызга тигез бүләргә тырышыгыз.

5. Дәвалау физкультурасы. Спорт түгел, ә нәкъ менә дәвалау физкультурасы буыннарны савыктыруга ярдәм итә, аларны кан белән тәэмин итә һәм туклануын яхшырта.

6. Әгәр сезгә табиб махсус җайланма - ортезлар (кул таягы, ходунки, теркәүчеләр) кулланырга киңәш итсә, каршы килмәгез. Остеоартроз диагнозы куелганда, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк.

7. Имгәнүләрне булдырмаска тырышыгыз, тигез җирдән йөрегез, уңайлы аяк киеме киегез.

8. Аяк киеменә аерым игътибар бирегез. Ул уңайлы булырга, үкчәсе 4 сантиметрдан да арт-маска тиеш. Шулай ук табан формасын кабатлау-чы олтырак кирәк.

9. Буыннарыгызны температураның кискен тирбәлешләренә дучар итмәгез. Бигрәк тә елның салкын вакытында һава торышына карап киенегез.

10. Буыннарда торгынлыкны кисәтү өчен даими рәвештә тән торышын үзгәртеп торыгыз. Озак утырмагыз. Физкультура ясап алыгыз.

11. Зарарлы гадәтләрдән арыныгыз. Алар арасында аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру, чүгәләп утыру, бармак шартлату, бөкрәеп йөрү остеоартроз үсешенә ярдәм итә.

12. Әгәр сезне буыннар авыртуы борчый башласа, мөстәкыйль рәвештә дәвалана башлый аласыз. Стероидсыз, ялкынсынуга каршы мазьлар, гельләр кулланырга мөмкин. Һичкайчан җылыта торганнарын сөртмәгез. Һәм, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез.

Сәламәт булыгыз! Аяк-кулларыгыз сызламасын!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса